Материалы

Рухи мирасыбыз һәрчак юлдаш булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

Халкыбызның озын-озак үткән юлы, данлы да, фаҗигале дә тарихы бар. Ул күп гасырлар элек үк Евразия киңлекләрендә төрле дәүләтләр төзегән-тоткан, дөньяга үзенең сүзен ишеттергән, барлыгын таныткан. Әби-бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсе, эчке дөньясы меңәрләгән мәкаль-әйтемнәрдә, бәет-дастаннарда, күңелләрне тетрәндерерлек һәм җилкендерерлек җыр-моңнарда, әдип-шагыйрьләребезнең үлемсез әсәрләрендә, газиз татар телебездә, географик атамаларда теркәлеп калган. Бу рухи кыйммәтләрне зиһенебез хәзинәсе, тереклегебез юлдашы итү безне әби-бабаларыбызның рухы белән якынайта, буыннар дәвамчанлыгын, бәйләнешен тәэмин итә, милли бөтенлегебезне, барлыгыбызны яшәтә.

Һәр адәм баласы, кем булуына карамастан, иң әүвәл үзенең холкы-фигыле, шәхси йөзе белән кызыклы. Һәркайсыбыз бертөрле булсак, дөньяның яме бетәр иде. Милләтләр белән дә шундый ук хәл. Үз-үзләренә ихтирамлы милли менталитетларын саклаган, күп гасырлык традицияләрен дәвам иткән халыкларның башка милләтләргә карата да күңелләре киң һәм мөнәсәбәтләре дустанә.

Бүтән кавемнәрнеке кебек, татарның да үз милли идеясе, милли кодексы бар. Ул бер дә катлаулы түгел, бик гади: тарихны, рухи мирасыбызны белү, элеккеге буыннардан килгән традицияләргә, иман-әхлакка тугры калу, туган җиреңне, туган табигатеңне, Идел-йортны ярату, башка кавем-илләргә ихтирами мөнәсәбәт. Төрле объектив-субъектив сәбәпләр аркасында, күп гасырлар дәвамында халкыбыз шактый таралган, сибелгән. Әмма тарихи чынбарлык шуны күрсәтә: үз халкының тарихи, төп яшәү урыныннан аерылып, читкә киткән, диаспорага әверелгән адәм балалары, кагыйдә буларак, иртәме-соңмы (еш кына ике-өч буын эчендә) башка кавемнәр арасында эри, ассимиляцияләнә, милли барлык буларак юкка чыга, үзгә милләтләр өчен чималга әверелә. Шуңа күрә безгә, нинди генә сәбәпләр булса да, мөмкин кадәр этник яктан оешып, үз милләттәшләребез белән гаилә корып, яшәргә, эшләргә, укырга, гомер итәргә кирәк. Сабырлык — әйбәт сыйфат. Әмма безгә татарлыгыбызны, милли барлыгыбызны мескенәйтә, юкка чыгара торган, кирәгеннән артык сабырлыктан, түземлелектән котылырга да кирәктер.

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ, казан шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума