#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәләтлеләрне кечкенәдән барлыйлар

последние и лучшие новости искусства в мире

17-8“Мәктәп укучылары олимпиадасы – укучыларны теге яки бу предметны өйрәнүгә кызыксыну тудыру, укучылар һәм укытучыларның белем дәрәҗәсе өчен җаваплылык хисен арттыру, бер-берең белән ярышу мохитен, гадел көндәшлек булдыру, укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләрен тормышка ашыру, өстәмә белем бирүнең барлык эш төрләре буенча нәтиҗә ясау максатыннан оештырыла торган чара”, дип язылган бер методик әсбапта. Нәкъ шул максатларны күз алдында тотып, 11 апрельдә Төмән шәһәренең 94 нче мәктәбендә 4 класс укучылары өчен өлкә олимпиадасы үтте.

Татар теле буенча үткән ел башлангычлар өчен әлеге чара булмаса да, быел аны өлкә мәгариф һәм фән департаменты дәүләт заказына керткән. Төмән укытучылар белемен күтәрү институты (ТОГИРРО) оештырган әлеге бәйгедә физик культурадан беренче тапкыр сынау бирделәр.

Олимпиаданың бу өлеше кечкенәдән үк сәләтле укучыны сайлап алырга, аңа да тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Өлкә олимпиадасы 3 турда үтә: мәктәп, район, өлкә күләмендә. Татар теленнән өлкә күләмендә катнашу хокукын Төмән, Вагай, Түбән Тәүде, Ялутор районнарыннан, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән 9 укучы яулаган. Исәт районы, Югары Егәнле мәктәбе укучысы килә алмаган.

17-9Ябылу тантанасы алдыннан оештыручылар балалар өчен күңел ачу программасы да әзерләгәннәр: алар төрле уеннарда катнаштылар, бию хәрәкәтләре өйрәнделәр. Тантананы ТОГИРРО доценты, педагогия фәннәре кандидаты, мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч белем бирү кафедрасы җитәкчесе Елена Менчинская котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Аннары һәр фәннең жюри җитәкчеләре һәр катнашучыга сертификатлар, китаплар, җиңүчеләргә дипломнар, укытучыларына Рәхмәтнамәләр тапшырдылар. Шунысына да игътибар итми мөмкин түгел иде: һәр фәннән сынау узган укучылар арасында милләттәшләребез очрый. Төмән районының Боровский поселогы урта мәктәбе укытучысы Рәшидә Бакиеваның математикадан ярышкан укучысы җиңүгә ирешүгә дә бик сөендек.

Татар теленнән жюри җитәкчесе - ТОГИРРО доценты, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев та 9 укучыга сертификатлар һәм җиңүчеләргә бүләкләр таратты. Аларга, әти-әниләренә, әзерләүче укытучыларына зур рәхмәтен җиткерде. 17-10Мөгаллимнәр белән аралашкан вакытта биремнәрдә балаларның сорауларны дөрес аңламавын, тел байлыгы сай булуын, әсәрләрне аз белүләрен хәбәр итте. Кайберләренең бик матур сочинение язулары белән шатландырды.

Шулай итеп, 1 урынны Түбән Тәүде районы, Тарман урта мәктәбе укучысы Алинә Касмалина (укытучысы Венера Масямова) алды. 2 урынга Вагай районы, Юрмы урта мәктәбе укучысы Линара Мөхәммәтрәхимова (укытучысы Динара Бакиева) лаек булды. 3 урынны Төмән районының Шыкча урта мәктәбе укучысы Аделина Шәрипова (укытучысы Флёра Зөлбохарова) яулады. Барысын да өлкә олимпиадасында катнашулары белән котлыйбыз. Яңа үрләр насыйп булсын!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836