Материалы

Сагау кәвекме, әллә телсезме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Утыз, утызбиш ел элек авыл урамнарында урысча гәпләшеп йөргән вак балаларны күрсәң, беләсең: “Әһә, шал баваларга ма, пы мамаларгама кунаклар килепте“, - дип. Бүгенге көндә карап торсаң, урамда авыл кешеләре калмаган, бөтенесе дә кунак. Сиксән бишенче елларда туган балалар татарча сөйләшсә, алардан туганнар - гел урыслар. Әгәр, туксанынчы еллар балалары белән анда-санда татар телендә сөйләшергә була икән, алардан биш ел соңга калып туганнардан туганнары урыс телендә генә бер-берсен аңлый ала.

Ә менә инде 2000 елларда туган ата- ананың баласы гына түгел, ата- анасы үзе дә, өендә дә, урамда да татарча сөйләшми. Алар 9-11 ел буена мәктәптә укыган туган телләрендә сөйләшергә авырсыналар. Бу арада укытучыны гаепләү дөрес түгел, ата-ана укытучының өстенә бөтен бәлане өяргә ярата. Татар әдәбияты Тугыз мәктәбендә атнасына ике сәгать укытыла, татар теле - өч сәгать. Югары дәрәҗәле татар теле укытучысы саф татар телендә бик эчтәлекле дәресләр алып бара, өй эшләре бирә, ә безнең укучылар барыбер үзара урыс телендә аралашалар. Татар теле авыл балалары өчен чит илләр теленә әверелеп бара.

Чит илләрдә яшәгән татарларның йоклап яткан туган телләрен яңадан уятып, тере сулар белән юындырып, өр-яңадан җан өреп, аякка бастыруларына карап чын күңелдән шатланам. Аларның исем-фамилияләре дә хан заманда төрлегә төрләнеп беткән. Әмма алар татар шигырьләрен ятлап, татар халык әкиятләрен сөйләп, татарча җырлап балаларына тәрбия биреп яшиләр. Балалары белән беррәттә туган телне өйрәнәләр, үз телләрендә аралашалар. Ә без, авыл татарлары, үз телебездән оялабыз. Тап-таза татар телендә “ата”, “инә” дип әйтүчеләр бармы? Юк. Алыс бармыйм, минем балам белән киленемдә ике бала, чиста татарча сөйләшәләр. Мактанып ийде, дип уйлаганнар арагызда булды, юк, иптәшләр, мактанырлык йере юк. Аларны атам, инәм, дип әйттерә алмадым. Минем оныкларым ”папа”, “мама”, диләр, әле ярый үзем “нәнә”. “Бабушка” булгалы күнмәдем. «Сагау кәвек»не ишеткәнегез бармы? Балачакта безнең печәнлектә көн саен бер каенга кунып кәвек кычкыратыгын иде. Без көлешеп сурайбыз аннан: “Быел ничә кибән атабыз, ничә центнер печән эшләйбез, ничә яшь яшәйбез, ничә бала табабыз?”- дип. Бер көннәрне әмән кәвекнең тавышы башкарды шикелле, күрәсең, башка кәвек килеп кунган. Ул: “У-ук-у-ук”, - дип кычкыра башлады. Аннары атам: “Пы - телсез кәвек”, - дип әйтте. «Сагау кәвек» дип тә әйтәләр икән аны. Сүзнең хикмәте шунда: татарча белмәгән татар баласы телсез кәвеккә әверелеп бара түгелме?

Халык авыз иҗаты темасы миңа балачактан ук бик якын, үз булды. Картнәм озын кичләр буе әкиятләр сөйләде. Инәм белән атам җырга-моңга оста кешеләр иде. Алар гади генә авыл кешеләре, җырлаганда җырны ике тавышка бүлеп җырладылар. Борынгы җырларны күп белделәр, “Сак белән Сок” бәетен җырлаганда инәмнең күзләреннән яшьләр акты, ә бәетләр темасы атама якын иде.

“Сөйгәннәр - сөйгәнен алсын,

Сөймәгәннәр-мәхрүм калсын”, - дип суза иде атам бәетен. Без аңа карап: “Йыр дисәң, йырга ошамайты, тагын “психолодия”сын сузып ийде куй”, - дип уйлайтыгын идек. Күп мәлне артык шукланып китсәк: “Әнә, атасының сагалы белән уйнап башлап ийде, кормыскага таяк тыкма, эссе табага бастырам”, - дигән сүзләр белән орышылатыгын идек. Кечкенә баланың башына сыймас сүзләр кән мәлне безнең башларны ватып бетерәтеген иде. Ничек инде Сөннәшнең биясен, Өмет сугыр йөнле аякны дигән сүзләрне аңларга? Ул безнең якта гына бар, аны чит кеше ишетмәгән дә. Унбиш еллар элек халык тәҗрибәләрен туплап, дәфтәрләргә яза башладым. Аннан инде компьютерга җыеп барам. Бездән соңгы буын шул сүзләрне кулланмый дигәле булаты. Безнең оныкларга алар бөтенләйгә чит ил сүзләре кебек тоелачак. Әле ярайты бала уйнатканда: “Бага пугы тарс, торс”, - дигәннәре ишетелә. Бишек йырлары бетте, онытылды. Мин кайнәмнең, үз инәмнең йырлаганнарын исемә төшердем, икенче китапта җыеп, яздым. Тел байлыгы сирәгәйте, борынгы билгеләр, ырым-шырымнар юкка чыгып бараты.

Ә әвәлгеләр бөтен тәҗрибәне туплап барган. Кайдан калай бернинди коралсыз-нисез надан халык һава торышын астрология күренешләрен алдан белгән? Без бала чакта картнәләребез: “Көн тотлыгаты бүген, ай тотлыгаты”, - дип, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, өстәл тулы тәгамнәр әзерләп, төне буе догалар укып, тәсбих тартып чыгатыгыннар иде. Алар әллә нимәләр һавага карап күрәтегәннәр инде, без карадык ни, карамадык ни, ничек кенә сырынсак та, шал ук ай, шал ук кояш күрдек. Карт нәнәләр җыелышып мөнәҗәтләр, бәетләр йырлайтыгыннар иде. Арасында мындайлары да булды:

Комган алган кулына -
Керер оҗмах түренә,

Комган алмаган кулына –

Төшер тәмугъ төбенә.

Күңелле җырлары да очрады:

Чәчемне тарыйм әле,
Көзгеттин карыйм әле,

Иркәмә бер генә кичкә

Кунакка барыйм әле!

Авылда бәет, мөнәҗәт йырлаучы апалар хәзер дә бар, Аллага шөкер, төрле конкурсларда катнашалар, гел алдынгы урыннарны гына яулап торалар: Рәйсә апа Зарипова, Гөлнура Арипова, Равилә Корманбакиева, Фәния Сафина, Атия Фаттакова, ә Зәйникамал апа Әлмөхәммәдова белән Сөлхиҗә апа Кинчина Казан каласына барып йырладылар, алар хәзер яшьләрне өйрәтәләр үз. Төйдереп биючеләребез дә бар: Саҗидә апа Хәкимова, Майҗамал апа Хәернасова биегәндә әле дә идән тактасы иелә дә, бөгелә.

Безнең якта тагы “Үги кыз бәете” бар, бер конкурста да мин ул җырны ишетмәдем, Башкортостанда да шул ук “Үги кыз бәетен” җырлыйлар икән, безнең якта ул җыр, әлбәттә, әз генә үзгәргән.

Халык авыз иҗаты аша адәм баласы сүз байлыгын арттыра, әгәр коры тел белән генә сөйләшсәк, тыңлаучыга кызык булмас иде. “Тозсыз ирмәген сүләйте”, - дигәнне эшеткәнегез бармы? Тагын былай дип тә әйтәләр бездә: “Менә сүләйте, әй сүзне ефәк кылып”... Элек-электән теле белән сатып ийеп, кире сатып алган кешеләр халык арасында аерым бер хөрмәткә лаек булган, тың оста кыз теләүчеләр булган, кергән өеннән тик чыкмаган, ниндәен: “Юк, бармаем!”- дип утырган кызларны күндерә белгәннәр. Ә туйларны ничек алып баратыгыннар иде, исегездәме? Дүрт- биш гармунчы, биючеләр, йыраучылар, ат аран шикелле клуб эче шыгрым тулы кеше иде.

1 май бәйрәмен ничек үткәрүләрен Әбибә мама белән Нурикамал кайнәм былай сүләйтегәннәр иде: “Сыйны әзерләп куятылар игән, син туй да, мин туй, минең кайнәмнән капыста. Югавыллар кимәгә утырып китәтеләр игән Йечкә төпкә, Хәйрүш бава белән Сөлхивә мама, Чәхвәр кайным белән Нурикамал кайнәм, Әвәш бава белән Әбибә мама, пы яктан Хәҗә мама белән Сабит бава ишенеп чыгатылар игән. Шарап бава араларында яшьрәк, ул гармун тартаты имеш кимәдә, Сәкинә мама ишәте. Тоек авыл күмәкләшеп Йечкә төптә “байрам” ясаганнар. Халык эшләй дә белгән, тим ала да белгән.

Һәр чорның үз матурлыгы бар, иптәшләр, замана төрләнеп утыраты. Менә аның өчен телебезне, тел байлыгын саклап калгалы кәрәк. Гореф-гадәтләребезне саклап калгалы итәек, өйләребездә балаларыбыз белән үз телебездә сөйләшеп, колакларына татар исемнәр кычкыртып, шәлтеп әветкәндә үк татар йырлар йырлап үстерәек. Тагын берничә ел, аннары авылда татарча сөйләшәтеген бала калмайты гуй.

Татарлыгыбыз белән горурланып яшәек, “Мин - татар”, - дигәле улларыбыз, кызларыбыз оялмасын. Һәммәбез дә: “Мин – татар!” - дип кинәнеп яшәек, дөнья ничек кенә үзгәрсә дә, татар булып калаек!

Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА,
Вагай районы, Тугыз авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума