Материалы

Саклыйк телебезне!

последние и лучшие новости искусства в мире

Санникова мәдәният йортында туган телебезгә багышланган зур бәйрәм үтте. Сәхнә матур итеп бизәлгән иде: туган тел турында плакатлар, татар язучылары рәсемнәре, язмалар эленгән. “Бәйрәм” коллективы әзерләгән чараның максаты да: үз телебез – Тукай теленә авыл халкында мәхәббәт уяту, аны сакларга кирәклеген төшендерү. Концерт барышында татар теле турында Якуб Зәнкиев, Булат Сөләйманов язмаларыннан күп дәлилләр китерелде, шагыйрәбез Галия Абайдуллина шигырьләре укылды. “Яңарыш” газетасы татар халкы өчен бердәнбер аңлашу чарасы икәнлеге турында күп сөйләнде.

Татар телен үстерү, өлкәдәге төрле чаралар, яшь буынны милли рухта тәрбияләү һәм башкалар турында “Яңарыш” газетасында күп языла, күп сөйлибез дә. Ә татар теле дәресләре рус мәктәпләрендә генә түгел, татар мәктәпләрендә дә бетерелә. Киләчәктә татар балалары татар хәрефләрен дә белмәячәкләр. Киләчәктә түгел, хәзер дә аңламыйлар инде. Әти-әниләр татарча сөйләшмиләр, әби-бабайларны оныклар аңламыйлар.

Мәктәпләрдә хәзер туган ил, хезмәт геройлары, дуслык-туганлык турында җырланмый. Хезмәт элек ил, халык, кешелек өчен дип аңлатылган. Эшләвең кеше өчен булса, өйрәнүең үзең өчен, дип төшендерәләр иде. Ә хәзер ул - акча табу, байлык туплау чарасы булып калды. Балалар мәктәптә бакчада эшлиләр, аннары күргәзмәләр оештыралар, конкурслар үткәрелә, призлар бирелә иде. Ашханәләрдә дә пешекчеләргә булыштылар, хәзер укучыга чәй эчкән чынаягын да юарга ярамый. Сорау туа: без хәзер кемнәрне үстерәбез? Укырга тырышырга кирәк, дисәң – “Папа заплатит, выучусь”, - диләр. Үз телебезне онытсак, балаларыбыз турында кайгыртмасак, әти-әниләрне санламасак – безне ни көтә? Бераз уйланыгыз әле!

Хәзер “Яңарыш” булмаса, татар халкы надан булып калачак. Күпме кеше газета аша татарча өйрәнде, яза башлады. Күз алдына китерик әле, әгәр халык ана телен белми икән – аңа синең газетаң кирәкме? Милләтнең яшәвен матбугат белән милли мәктәптән башка күзаллау да мөмкин түгел. Матбугат – ул милләтнең йөрәге, теле, намусы, йөзе. Матбугат ул милләтне туплый, оештыра, үстерә, ныгыта.

Шуңа күрә безгә бердәмлекне сакларга кирәк! Татарның бүген дөньяда абруе арта. Безгә моңа ярдәм итәргә, татарның тамырын корытмаска кирәк. Тарихыбыз горурланырлык безнең, аны онытмыйсы иде.

Альберт УРАМАЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума