Материалы

“Саз”лар мәскәүдә фестивальдә

последние и лучшие новости искусства в мире

38-5Россия халыклары милли телләренә ярдәм итү программасы кысаларында дөнья күргән “Поэзия” антологиясен тәкъдим итү кичәсендә рухланып, оештыручылар сентябрь аенда Мәскәү шәһәренең 870 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә үткәреләчәк бәйрәмдә катнашырга булдылар. Халык хуҗалыгы күргәзмә сараенда (ВДНХ) 75 павильонда 30нчы Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе мәйданында Россия халыклары милли әдәбиятлары фестивале узды. Анда 25 төбәктән 60 катнашучы 31 телдә чыгыш ясады.

Төрле үзенчәлекле басмаларны тәкъдим итүләр, милли телләр буенча мастер-класслар, Россия халыклары милли китапханәсенә экскурсия, театральләштерелгән һәм музыкаль чаралар меңәрләгән кешене үз тирәсенә җыйды. Фестивальгә чакыручылар тамашачыга удмуртча рэпны, борынгы себер татарлары җырларын, шөлдерле барабан (бубен) белән нанай биюен, хакас тахпахы буенча мастер-классны иң кызыклылары итеп белдерделәр. Борынгы себер татар җырларын башкаручылар итеп программага Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы, Тарман авылының “Саз” фольклор-этнографик ансамбле әгъзалары: Екатерина Әхмәтҗанова, Зөлфирә Абдразакова, Разия Муллакова (рәсемдә) кертелгән иде. Фестивальгә махсус чакырылган антологияләрне төзү советында себер татар телендәге әдәбиятны әзерләү буенча җаваплы булган өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова “Бәйрәм-йола мәдәнияте” китабының 3нче томын бастыру мәшәкатьләре белән йөреп, бара алмау сәбәпле, себер татар җырын башкара алган, борынгы уен коралларында уйный, төйдереп бии, милли аш-суларыбызны әзерли белгән “Саз” ансамбле осталарын җибәрергә сөйләшенә.

- Безне бик җылы каршы алдылар. Күргәзмә сараенда төрле илләрдән җыелган кешеләр бик күп иде. Үзебез белән алып килгән милли ризыкларыбыз - балан, кабак шәңгәләре, эртнек, кыздырылган табан балыгы кунакларга шулкадәр ошады, бик яраттылар, фоторәсемгә төшерделәр. Балан шәңгәсен пешерү турында сөйләп тә күрсәттек.

Кичен без чыгыш ясадык. Башта “Чәмчирак” себер татар җырын башкардык. Борынгы уен коралларыбыз: ятаган һәм кубызда уйнадык, биеп тә алдык. Тамашачыга бик ошады, мәгънәсен сораша башладылар. Бу җырның кияүгә чыгасы кыз башкаруын, аның туган өе, гаиләсе, дуслары белән саубуллашу җыры икәнлеген, уен коралларының тарихын аңлаттык. Аннары тагын, сораулар буенча, бер-ике җыр җырладык. Үзебез яшәгән төбәк, себер татарлары турында сөйләдек.

Вәлимә Сәгыйт кызы биреп җибәргән себер татар телендәге китаплар күргәзмәсе дә булды. Анда Максим Сәгыйдуллин, Рәкыйп Ибраһимов, Фәүзия Марганова, Галия Абайдуллина, Сәгыйт Сагитов, Клара Кучковская, Мөнирә Хөснетдинова һәм авторлар төркеменең “Татары Тюменской области: история и современность” китаплары урын алдылар. 4 көнгә сузылган бәйрәмдә төрле телләрдә яңгыраган шигырьләр, җырлар тыңладык, театрлар карадык, әдәбиятлары белән таныштык. Шулкадәр милләтләр арасында үз телебездә җырлар яңгырата, милли аш-суыбызны тәмләтә, китапларыбызны күрсәтә алуыбызга бик шатландык, - дип кичерешләре белән уртаклаштылар “саз”лылар. Якутиядән килгән җырчының кошлар, табигать тавышлары белән җырлавына соклануларын әйттеләр. Вәлимә Сәгыйт кызы Мәскәүдән шалтыратып, төмәнлеләрнең җырларын, уйнауларын, аш-суларын да бик яратуларын, бәйрәмгә ямь өстәүләрен, зур рәхмәтләрен җиткерүләрен хәбәр итте.

“Көннәр салкынайткач, баланны җыеп аласың, юып, чуен савытка бераз су салып, мичкә 40 минутка пешерергә куясың. Аннары квас оны, алма повидлосы кушасың. Тышын он, сөт, сода, бераз гына үсемлек мае, бер кашык каз мае (борынгылар кушканча) салып басасың. Бик тәмле килеп чыга. Мич булмаса, электр мичендә тизрәк пешә, тик тәме башкача килеп чыга”, - дип Екатерина апа Әхмәтҗәнова тәмле балан бәлешен пешерү сере белән дә бүлеште.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума