#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер шагыйре һөвәйда

последние и лучшие новости искусства в мире

Һөвәйданың иҗаты татар укучысына XIX йөздән шактый яхшы таныш була. Аның “Рәхәте-дил” (“Җан рәхәте”) шигъри дастаны чын мәгънәсендә күңелләрне сафландырырлык итеп язылган. Бу әсәренең кулъязма күчермәләре хәзерге көнгә кадәр китапханәләрдә, архивларда һәм шәхси кулларда сакланган. Аерым китап буларак ул 1917 нче елга кадәр шактый еш һәм зур тиражлар белән Казан басмаханәләрендә дөнья күргән.

Һөвәйда исеме шагыйрьнең тәхәллүс-псевдонимы. Ул үзен мулла Хуҗа-Нәзәр Ибне Гаиб-Нәзәр Җәмйани дип ачык белдерә:

Кәминә* аты – Хуҗа-Нәзәрдер,

Атасының аты – Гаиб-Нәзәрдер.

Нәсәбтә – Раушани*, мәүлүде – Җәмйан*

Гарибе хакъ*, сардиле пәришан*.

Күңел шәһрегә Йегәнә* газем кылды*

Китабым нәсриде*, мән нәзым* кылды.

Бу Җәмйан шәһренең пирү-җәвани*

Тәмамысы ирерләр төрки хани*

Алар гәрчә сүзегә биһөнәррак*,

Дидем, булса китабым төрки бәһрак*.

Шулай итеп, Һөвәйданың үз язганнарыннан без аның Җәмйан шәһәреннән булуын беләбез.

Кайда соң ул Җәмйан шәһәре? Ул Үзбәкстанның Фирганә җирендәге Чимйа авылымы, әллә инде Тубыл шәһәреннән төньякта урнашкан, Иртешкә Җәмйан елгасы (хәзерге аталышы – Демьянка) коя торган җирдәге Демьянское шәһәреме? Бу мәсьәләнең ныклап тикшереләсе бар, билгеле. Шунысы кызыклы, Җәмйан атамасына аваздаш исемдәге шәһәрләр Иранда һәм башка төбәкләрдә дә бар. Әмма аларга тукталып торуның монда әһәмияте юк дип саныйбыз.

Шунысы кызыклы, үзенең әтисенең Гаиб-Нәзәр исемле булуын атый шагыйрь, җитмәсә нәсел-нәсәбенең халыкка ачык билгеле икәнлеген дә әйтә. Ә кем соң ул Гаиб-Нәзәр дигән кеше? Авторның яшәгән елларын якынча гына булса да ачыкларга ярдәм итмәсме бу фактны тикшерү?

Гаиб-Нәзәр дигән исемнең “гаиб” дигәне дини суфичыл дәрәҗәне белдерә икәнлеге аңлашылып тора. Ул Ахирәткә күченгән, Аллаһы тәгалә катына ирешкән “сер ирән”, ягъни дин юлында йөргән сер иясе, суфи ир дигән сүз. “Гаиб ирәннәр”гә бәйле махсус догалык китабы да бар. Андагы хәбәрләрдән күренгәнчә, дөньялыкны менә шушы “гаиб ирәннәр” тотып тора икән. Аларга атап укылган догалар кабул булучан, диелгән. “Гаиб ирәннәр” догасы суфиларның дини йолаларны башкарган чакларында кулланылган, бүген дә халыкка яхшы билгеле, берничә тапкыр Казанда хәзерге графикада да бастырылып таратылды.

Аның Нәзәр исемле икәнлеге, билгеле, бәхәс уята алмый.

Тарихи мәгълүматларны барласак, Нәзәр исеме белән дан тоткан суфи, дин юлында йөрүче кеше себер татарлары арасында сакланып калган һәм буыннан буынга тапшырылып килгән кулъязма “Шәҗәрә”дән фәнгә яхшы мәгълүм булган, 1395 нче елда Себергә Хәразмнан һәм Сыр-дәрья буеннан килгән 366 шәехнең берсе. Ул Иртеш елгасы буенда фәнгә шигырьләре белән мәгълүм Шәех Икани кебек үк Искердә җирләнгән. Озак еллар аның кабере изге урыннардан саналган, суфиларның гыйбадәткә килә торган урыннарының берсе булган. Менә шуңа күрә дә Һөвәйда әтисенең нәсел-нәсәбенең ачык билгеле булуы хакында яза да. Бу фактлар безне, әлбәттә, хәйранга калдыралар.

Һөвәйда, ягъни тугач бирелгән исеме белән атасак - Хуҗа-Нәзәр исемле кеше. Үзе үк белдергәнчә, Җәмйанда дөньяга килгән. Ул бу “шәһәрнең яше-карты һәммәсе дә төрки” (татар) халык дип атый һәм аларга атап, гәрчә аларның “сүзгә осталыклары булмауга карамастан”, шушы китапны яза, проза-чәчмәдән шигъри тезмәгә сала. Бу вакытта “туган туфрагыннан аерылырга һәм шул сәбәпле сагышка чумарга мәҗбүр булган”. Әгәр дә аның Хуҗа-Нәзәр исеменә игътибар итсәк, сүз, әлбәттә, суфиларның җитәкчесе, хәзергечә әйтсәк, мулла кеше турында бара. Әгәр дә Урта Азия төркиләре теленчә булса, ул “шәех” дип аталыр иде. Автор үзенең дәрәҗәсен нәкъ менә себер татарларына хас булганча “хуҗа” дип белдерә. Әсәрендә исемен күп очракта Һөвәйда имза-псевдонимы белән атап бара. Халык арасында, җәмгыятьтә тоткан тулы исеме мулла Хуҗа-Нәзәр ибне Гаиб-Нәзәр Җәмйани икәнлеген дә яшермәгән.

Шунысын да искәртик, әлегә бу шагыйрьгә бәйле күп кенә мәсьәләләрнең фән тарафыннан чишеләсе бар.

Һөвәйданың иҗаты үзбәк галимнәре тарафыннан берникадәр өйрәнелгән. Алар аны 1780 нче елда вафат булган дип баралар. Һөвәйда имзасы белән ул тагын да бер “Диван” төзегәнлеге дә искәртелә. XX йөз башында бу китабы ташбасмада нәшер ителгән, әмма безнең тарафтан әлегә табылмады һәм өйрәнелмәде. Һөвәйда хакында тагын да шулар билгеле, ул үзе туган шәһәрдә мәдрәсә оештырган һәм гомере буе шунда укыткан.

Аның “Рәхәте-дил” әсәре бүгенге көндә кадәр галимнәр тарафыннан өйрәнелми кала килде. Бу хезмәтебезнең басылып чыгарылуы гыйльми тикшеренүләр башлануга бәйле фәнни эзләнүләр юлында беренче адым булыр дип ышанабыз.

1. Кәминә – буйсынган колыгыз.

2. Раушани – ачык билгеле, якты-нурлы.

3. Мәүлүде – Җәмйан – туган җире – Җәмйан шәһәре.

4. Гарибе хакъ – туган туфрактан аерылган.

5. Сәрдиле пәришан – кайгы-хәсрәтле күңелле.

6. Йегәнә – Бердәнбер булучы Аллаһы тәгалә.

7. Газем кылды – карар итте.

8. Нәсриде – чәчмә иде.

9. Нәзым – шигырь.

10. Пирү-җәвани – карты һәм яше.

11. Төрки хани – төрки телне аңлаучы, танучы.

12. Биһөнәррак – әдәби һөнәргә оста түгел.

13. Төрки бәһрак – бераз төркичәрәк.

Фәрит ЯХИН, профессор, филология фәннәре докторы, Казан шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836