Материалы

Себер татар фольклорыннан үрнәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы Сала авылын­да язып алынган “Апак” җыр җыелмасында тарих та чагыла, мәгънәле мәкальләр тезмәсе дә ишетелә, этнографик күренешләр дә саклана, дастан гыйбарәләре дә киңәш тота. Ихтимал, аны В.В.Радловка берәү җыр кебек импровизацияләп көйләгәндер.

Апак (ап-ак) сүзе Себердә һәм бу якларда да сөеп әйтелә торган апак. Себердә әтисе һәм әнисенең апасын (апаен) “апак инә” дип олылыйлар. Хәзер ул сүз, гомумән, игътибарлы, акыллы апа, әбиләргә карата әйтелә.

Апак

Апагым каләм кашлы имеш,
Егерме бишләргә йитәр-йитмәс
Яшьле имеш.
Ундүрте тулган айга биңзәш1
Йөзле имеш.
Апагымны кайда күрәен?
Мин аны байларның
Баскыч башында күрәен.
Ул нимәне сөймәсә,
Мин аңа яулыклар алып бирәен.
Мин аңа сактыйан2 ату3,
Сары кибец4 алып бирәен!

Ай кашларында болыт торыр,

Яңа яр иске ярны оныттырыр.

Яңа яр үрәнгәнче кан йоттырыр,
Иске яр бәйдәге аттай торыр.
Судан алдым бер ак балык5
Күк тимер кармак белән,
Минең ярым киткән икән
Тел белмәс калмак6 белән.
Кашларың кара, йән7 Апак!

Синең белән күп утырдым –

Мин сана кияүләрнең кияве!

Сылу йөземне суйдырдың.

1. Биңзәш – охшаш.

2. Сактыйан (сафьян) – өч яки алты аена хәтле сөт имгән бозау тиресеннән (кәҗә, сарык, сыер) махсус үсемлек сыгынтылары белән эшләнә торган затлы күн.

3. Ату – читек. “Кату” (элү) сүзенең касыйм татарларындагы кебек “к” авазы төшеп калудан ясала килгән бик борынгы сүз.

4. Кибец – кәпәчкә якын, кызлар баш киеме.

5. Ак балык – Себер елгаларындагы нэльма балыгы, иң татлылардан санала.

6. Калмак – Себер дастаннарында яу, илбасарларны аңлаткан сүз.

7. Йән (йәнекәм) – җан, җаным, җаныкаем.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума