Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер телендә яңа китап

последние и лучшие новости искусства в мире

30-6Шушы көннәрдә Клара Кучковская миңа үзенең яңа чыккан хикәяләр китапчыгын бүләк итте. Китап себерчә язылган. Редакторы - Максим Сагидуллин. Китапның аңлатмасында мондый сүзләр бар: “Китапныкы исеме антагы кереше пулып кергән кикәйәнеке исеме пелән аталты. Ул кикәйтә “Сагыну” – иң көцле пер тойоу пулып киләте, антайын тойоу аркылы сур эшнең эшләнеүе күргәселәте”. Китап 12 хикәядән тора. Күләме зур булмаса да, себер телендә бу беренче проза әсәре булып тора. Безнең Төмән өлкәсендә проза әсәрләрне татар язучылары рус телендә генә яза иделәр. Бер вакыт “Әдәби Төмән” утырышында галимәбез - профессор Хәнисә Алишина проза әсәрләренең татар телендә аз язылуын аңлатып әйткән иде.

Аның фикеренчә, проза язар өчен татар телен яхшы, төпләп белергә кирәк, шуның өчен күп очракта авторлар үз фикерләрен, тормышка карашларын шигырь формасында язалар. Ә инде үзебезнең себер теленә килгәндә, әле К.Кучковская гына себер телендә әйбәт шигырьләр дә, менә хәзер хикәяләр дә яза алган. Әйтергә кирәк, Клара Латыйп кызы шигырьләрен дә, хикәяләрен дә аңа гына хас булган юмористик сүзләр табып, яңа караш белән, әйбәт әйтем кебек безнең себердә кулланыла торган сүзләр табып, үзенчәлекле күренешләр, матур сүз әйләнешләре (оборот) кулланып язган. Хәтта хикәяләрнең исемнәре әйтемнәрдән тора: “Йасмыштан усмыш юк”, “Йолтос атылган пелән күк йемерелмәйте”, “Пар игән күрәцәгем”, “Пер йәшлектә, пер картлыкта”. Бу хикәяләр язылу манерасы аша, психологик күренешләр аша новелла жанрына якын тора. Чөнки һәр хикәя бер драматизм күренеше белән башлана. Мәсәлән: “Алийә корткайак сур кайгыга калты...” Ә инде ахыры төгәл аңлаешлы рәвештә, күп очракта яхшы бетә.

Автор һәр хикәядә кешенең, хәтта кечкенә баланың эчке хисләрен, психологик тойгыларын бик аңлаешлы күрсәтә белгән. Тормышта була торган кайгы-бәла күргән минутларда, кешенең ниндидер кичерешләр аша үтүен, үз-үзен кулда тота белүен, яки нинди хәлгә дучар булып калырга мөмкин булган моментларны бик оста итеп күрсәтә һәм бу хикәяләрне укучыларны уйга сала. Бигрәк тә, яшьләрне ялгышлардан сакланырга, олылар сүзен тыңлап, хаклык белән яшәргә омтылыш бирер, дип ышанам.

Тагын да Клара Кучковскаяга иҗади уңышлар теләп, яңа әсәрләр көтеп калабыз.

Сәгыйть САГИТОВ,
Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836