#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сез булганга “Яңарыш” яши, яшәячәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Сезнең кебек тырышып, милләтебез өчен җиң сызганып эшли торган хезмәткәрләр булганга “Яңарыш” яши һәм яшәячәк дигән зур өмет, ышаныч белән Сезне һәм һәр санын яратып, көтеп алган укучыларны, өлкә татарларын юбилей уңаеннан ихластан котлыйм!

Сез “Яңарыш”ның дәрәҗәсен үстереп, абруен яклап 25 ел “яу кырында” көрәшәсез. Шушы истәлекле көндә, газетаны оештырган, җан өргән, искиткеч милләт җанлы, кайнар йөрәкле, көчен-куәтен, сәламәтлеген жәлләмәгән, укучылар санын арттыру өчен “көрәш” алып барган, авыр заманда “Яңарыш”ны саклап калуда, язмышы өчен кайгыртып чын батырлык күрсәткән, татарлыгы белән горурланып, халкына хезмәт иткән, беренче көненнән унбиш елга якын баш мөхәррир вазифасын башкарган күренекле шәхес, талантлы журналист Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовны искә алып баш иябез, аны рәхмәтле татар халкы мәңге онытмас. Бүгенге көндә “Яңарыш” коллективы Алсу ханым Сәгыйтова җитәкчелегендә тугры юлдан тайпылмыйча, Азат абый Сәгыйтовның иҗатын дәвам итеп, күп сынаулар аша үтеп, чыныгып, тәҗрибә туплап, сайлаган һөнәрләренә тугры калып Төмән өлкә татарларының күпкырлы тормышын яктыртып бай тарихын өйрәнүдә, гореф-гадәтләрен саклауда, әдәбиятыбыз-мәдәниятебезне үстерүдә, телебезне торгызуда, динебез, әхлак-тәрбия кануннарына кайтуда да зур өлеш кертеп армый-талмый нәтиҗәле эшләүләре сөендерә. Аралашу, берләшү чарасы булып торган, киңәшче, сердәшче, рухыбызны баетучы, күпләрнең күңеленә кереп урнашкан, дус-туганлык җепләрен ныгытучы, татарларга һава кебек кирәк булган “Яңарыш”ыбыз яши!

Алга таба иҗади табышлар, дәрт, күңелне җәлеп итә, рухландыра торган яңа идеяләр, темалар, халык ихтыяҗын чагылдырган язмалар, актив, талантлы язучылар, милли җанлы, оста каләмдәшләр юлдаш булсын. Игелекле ниятләрегез тормышка ашсын. Шәхси тормышыгызга чиксез бәхет, тирән саулык-сәламәтлек, хәерле бәрәкәтле озын гомер телим, күңелләрегез күтәренке, йөзегез көләч, гаиләләрегез имин булсын. Милләт җанлы җитәкчеләребездән, язылу кампаниясендә актив катнашкан ярдәмчеләрдән Аллаһы Тәгалә аермасын, “Яңарыш”ны укучылар артканнан-артып торсын. Кояш гомере сиңа, “Яңарыш”!

Киләчәктә дә уйлар уртак булсын, бердәмлек, дуслык җепләре өзелмәсен!

Саф теләкләр юллап, хөрмәт белән Шәрифә АЛЕЕВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836