Материалы

Шигырь осталары

последние и лучшие новости искусства в мире

11-6Татар теле язмышы турында соңгы дистә ел эчендә күпме язылды, күпме сөйләнде... Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам» дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала.

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең билгеле шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр.

Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм белемне үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Тагы бер мөһим нәрсәгә игътибар итәсем килә. Без еш кына телне саклауда хәлиткеч рольне татар авылы уйный дигән фикерне алга сөрәбез. Анысы дөрес, әлбәттә. Тубыл районының Вәчир авылында да туган телебезгә зур игътибар бирәләр. Авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көнендә дә бөек шагыйребез Муса Җәлилне искә алу кичәсе үтте. Кичәдә мәктәп укучылары сәнгатьле шигырь сөйләү буенча ярыштылар. Конкурсантлар яшьләре буенча өч төркемгә бүленделәр.

Иң яхшы сөйләүче өч укучыбыз Тубыл район үзәк китапханәсе оештырган конкурста да катнашты. Алар монда да үзләрен сынатмадылар. Өчесе дә урыннар, дипломнар, бүләкләр алып кайттылар. Алар: Рузилә Хисаметдинова, Эмилия Янгучина – 1 нче урын, Алимә Нариманова – 3 нче урын. Без алар белән горурланабыз.

Зөләйха ФАЗЫЛОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума