Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Шигырьләремнән мине эзләгез”

последние и лучшие новости искусства в мире

39-11Төмән өлкәсендә Галия апа Абайдуллина хакында ишетмәгән, аның шигырьләре белән таныш булмаган кеше юктыр. “Яңарыш” газетасы укучылары, мәктәп балалары, әдәбият сөючеләр шагыйрәнең шигырьләрен яратып укыйлар. Бу көннәрдә авторның  “Шигырьләремнән мине эзләгез” дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Тубыл шәһәренең “Полиграфист” типографиясендә нәшер ителгән 300 данә китап белән шәһәрнең күпчелек  шигырь яратучы укучылары танышып та өлгерделәр. Авторның  бу унберенче  китабы. Аның шигырьләре  туган иленә, туган теленә мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы, аналар, табигать, дини, милли темаларга, өлкәннәргә һәм балаларга багышлап иҗат ителгәннәр. Алар күңелләрне кузгатып, матур, кайсыберләре моңсу хисләр уята. Галия Абайдуллинаның шигырьләрендә тирән мәгънә, олы хис бар. Автор үзе хөрмәт иткән, шәһәрнең күренекле  шәхесләренә багышлап иҗат иткән шигырьләре дә бу җыентыкта урын алган.

Багышлауларын, бәетләрен, мәзәкләрен укып тирән уйга кала аның укучылары.  Алда басылып чыккан  ”Гафу итәрсезме, чәчәкләр”, ”Кая, болыт, болай ашыгасың”, “Рәхмәт, мәктәбем”, “Гаепсез корбаннар”, “Ярату-ялгышу түгел”, “Үткәннәргә сәяхәт”, “Дусларга”, “Язмышлармы, ялгышлармы”, ”Ерласам, еглап барам”, “Халык әйтсә, хак әйтер”, Рафис Корбанның “Мин Себер татарымын”, Клим Садыйков редакторлыгында чыккан “Ташламам, туган туфрагым” дигән әдәби–публицистик җыентыгында да Галия апаның шигырьләре  урын алган.   2003 нче елны беренче китабы Төмән нәшрият йортында “Яңарыш” газетасы редакциясендә чыга.

Яңа китабындагы шигырьләрендә автор үзенең хисләре, кайгылары, башыннан кичкән серләре белән бүлешә. Шигырьләре үзе язганча, әдәби эшкәртү алымнары кулланмыйча бастырылса да, алар халыкка якын, укучылары яратып укыйлар. Галия Абайдуллинаның китаплары киштәләрдә  тузан җыеп ятмыйлар. Ул өлкән яшьтә булса да, чакырулар буенча өлкәбезнең күпчелек мәктәпләренә укучылар белән очрашуларга йөри, үзе иҗат иткән китаплары белән таныштыра, балалар   белән әңгәмә корып,  сорауларына җавап бирә. Шагыйрә иҗат иткән шигырьләр шигърият конкурсларында  еш яңгырый. Күп шигырьләренә көй язылган. Бу җырларны башкаручылар арасында Башкортостанның атказанган артисты, җырчы-композитор Фәнилә Хәбирова да бар. Шагыйрәне, укучыларын яңа китап чыгуы белән котлыйбыз. Киләчәктә дә сезнең иҗатыгыз яшь буынга милли тәрбия бирүдә файдалы хезмәт булсын, Галия апа!

 Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836