Материалы

Системалы-гамәли юнәлеш буенча

последние и лучшие новости искусства в мире

45-8План буенча алдан билгеләнеп куелганга, котырып яуган карлы көнгә дә карамастан, иртән үк Төмән районының мәгариф бүлеге белгече Ирина Стрижак, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, Шыкча мәктәбенең туган тел укытучысы Гүзәлия Муллачанова һәм Индрәй, Каскара, Талымхан, Ямбай, Муллаш мәктәпләре укытучылары Акъярга семинарга юл алдылар. Кунакчыл коллектив аларны киң күңел белән каршы алды, сый тулы өстәлгә чакырды.

Беренче дәрес үзенчәлекле иде.

- Дәрес яңа стандартларга туры китереп төзелгән, интегратив дәреснең барлык этапларында укучыларның актив эшчәнлеген күрдек. Хәзерге көндә дәресләрнең формалары төрле, укытучы, иң беренче чиратта, укучыны мөстәкыйль рәвештә белем таба белергә өйрәтергә тиеш. Татар әдәбиятын сәнгать дәресе белән параллель үткәрү отышлы булды. Укучылар виртуаль театрда булдылар, дәрес ахырында ике телдә синквейн (иҗади фикерләүне үстерүче методик алым) төзеп нәтиҗә ясадылар, hәр укучы ике телдә рәхәтләнеп сөйләшә. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасының, 800 елдан артык булса да, актуальлеген югалтмаган икәнлегенә тагын бер кат инандык. Поэманың тәрбияви әhәмияте искиткеч. Аның татар әдәбиятының алтын фондына кереп, төрки халыкларның уртак ядкәре булып торуы бик хаклы. Клара Әнвәр кызы hәм Рәмилә Мирьяминова бик матур, уңышлы төзелгән дәрес күрсәттеләр, - дип бәяләде бу дәресне Гүзәлия Хәлил кызы. 9 класс укучылары монда Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы буенча татар әдәбиятыннан алган белемнәрен сәнгать дәресендә виртуаль театр карау белән ныгытып куйдылар.

Семинарның “Федераль дәүләт белем бирү стандартларының методологик нигезе буларак системалы-гамәли юнәлеш (системно-деятельностный подход)” темасына туры килгән дәрестәге методлар белем бирүдә һәм аны үзләштерүдә ярдәм итәләр. 

“Бүгенге көндә укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгаллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә туган телдә нәтиҗәле укыту өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, соңгы вакытта дәреслекләрнең электрон вариантлары килде. Аларны кулланабыз. Ата-аналар белән дә эшлибез, өйдә татар телендә сөйләшүләрен сорыйбыз. Мәктәптәге 116 укучы татар теле һәм әдәбияты фәнен өйрәнә”, - дигән аңлатма биреп үтте мәктәп директоры Клара Сәйфуллина.

Чираттагы дәрес класстан тыш эшчәнлеккә багышланган иде. Аны 1 класс укытучысы Динара Кәримова әзерләгән. Иң элек укучылар көз турында шигырьләр сөйләп куандырдылар. Аннары рус халкының “Шалкан” әкиятен татар телендә сәхнәләштереп, артистлык һәм туган телләрен белү осталыкларын күрсәттеләр. “Класста катнаш гаиләләрдә үсүче балалар да шактый, тик алар әти-әниләре, яисә әбиләре белән текстларын теләп өйрәнделәр”, - диде Динара Айсә кызы.

Түгәрәк өстәл артында Муллаш мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрәхимова семинар темасы уңаеннан әзерләгән эчтәлекле докладын тәкъдим итте.  

Методик берләшмә җитәкчесе – ике тапкыр “Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булган филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова барлык укытучыларга уңышлы дәресләр, доклад өчен рәхмәтен җиткерде. Яңа дәреслекләр белән 8 класска кадәр тәэмин ителгәнлекләрен белдерде. Әле генә кайбер дәреслекләрне электрон вариантта алуларын, почта аша аларга методик әсбапларын сорауларын хәбәр итте. Алдагы көнгә планнар белән таныштырып, якын арада башланачак олимпиадада, төрле бәйге-фестивальләрдә актив катнашырга чакырды. Яшьләрнең дә сынатмауларын сорады.

Район белгече Ирина Владимировна да бүгенге чараның югары дәрәҗәдә үтүен, рәхмәтен җиткерде.45-9 Кызыксынучан, иҗади укытучыларның заман белән бергә атлаган интегратив дәресне дә, класстан тыш чараны да уңышлы әзерләүләренә басым ясады. Туган телне, гореф-гадәтләрне саклау, хөрмәт итүегез мактуга лаек, диде.

Матур, нәтиҗәле яшәүнең, милләткә ничек хезмәт итәргә тиешлекнең күркәм бер үрнәге булган Хәбибуллиннар гаиләсе эшләгән чорда Акъяр татар урта мәктәбе бөтен Төмән төбәгенең чын мәгънәсендә милли-мәгърифәт үзәгенә әверелүе һәркемгә билгеле инде. Хәзер олы яшьтәге педагогик хезмәт ветераннарының эшен лаеклы дәвам итүче яшьләр дә тырышалар, бала күңелендә туган теленә мәхәббәт уятырга омтылалар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума