Материалы

Түбән Тәүде районында өлкә семинары

последние и лучшие новости искусства в мире

25 апрель көнне Түбән Тәүде районының мәдәният йортында “Төмән өлкәсендә яшәүче төрки, фарсы, татар, кавказ, фин-угор халыкларында язгы календарь бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре” дигән өлкә семинары узды. Биредә райондагы этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрнең җитәкчеләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләр катнаштылар. Семинарның пленар утырышында Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты җитәкчесенең урынбасары С.Филь, район хакимияте башлыгы урынбасары О.Куксгаузен чыгыш ясадылар. Районың татар милли-мәдәни автономиясе рәисе катнашты. Фойеда милли-мәдәни берләшмәләр күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр, чыгыш ясадылар. Гөлнур Кәримова  “Әмәл, Сабантуй һәм язгы календарь бәйрәмнәре” дигән теманы яктыртты.

Аннан соң “Милли моңнар” ансамбле безгә “Боз китү” композициясен күрсәттеләр. Хәлил Вагайлы шигырләрен тыңлап татар халкы өчен горурланып тордык. Залда төрле милләтләр вәкилләре булуга карамастан, “Милли моңнар” ансамбле яңгыратып, рәхәтләнеп чыгышларын татар телендә күрсәттеләр. Шуның өчен аларга аерым зур рәхмәт! Урта Азия һәм Казахстан берләшмәсенең җитәкчесе Гөлбайрә Калиева үзе белән “Ак шоола” (“Ак нур” җитәкчесе Динара Токонова) бию коллективларын алып килгән иде. Биюче кызлар  Кәсият Шайлообек, Арууке Токонова, Азиза Аугалиева тамашачыларны шаккатырдылар.

Фин–угор халыкларының берләшмә җитәкчесе Любовь Собянина, Кавказ халыкларының берләшмә җитәкчесе Аише Важенина семинарны дәвам иттеләр.

Түбән Тәүде районында татар телен үстерүдә, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу буенча зур эш алып барыла. Алар белән идарә итүче – Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы Валерий Борисов, аның урынбасары Ольга Куксгаузен, район мәгариф бүлеге мөдире Иван Андреев районда яшәгән милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлекне сакларга тырышалар.

Наилә АЙНЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума