Материалы

Төмән районда Iнче “Милләтем хәзинәләре”

последние и лучшие новости искусства в мире

19-9Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин Шыкча авыл клубында район күләмендә балалар өчен шигырь бәйрәме үткәрү турында планлаштырып, катнашырга теләк белдерүчеләрдән гариза җибәрүләрен сорады. Озак та үтмәде, теләүчеләр исемлеге 50гә җитте. Алар районның Ямбай, Акъяр, Индрәй, Талымхан, Муллаш, Шыкча мәктәпләреннән, Шыкча авыл клубыннан тәкъдим ителделәр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан аның һәм патриот шагыйребез Муса Җәлилнең иҗатына багышланган яшь шигырь сөйләүчеләрнең Iнче “Милләтем хәзинәләре” бәйгесен район татар автономиясе, “Геостроймонтаж” оешмасы Шыкча авыл клубы ярдәмендә оештырды.

Бәйгене ачу өчен сүз автономия җитәкчесе Альберт Мөхәммәтгали улына, Шыкча хакимияте башлыгы Рәис Әминовка, Шыкча хакимияте думасы җитәкчесе Гүзәлия Муллачановага бирелде. Алар Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан үткән бәйрәм белән чын күңелдән катнашучыларны котладылар, туган телләрен хөрмәт итеп, яратып өйрәнүләрен теләделәр. “Әлеге бәйгенең безнең хакимият территорисендә үтүе белән шатбыз. Безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәлил кызы белән данлыклы “Шытыр-шатыр” фольклор ансамбле турында өлкәдә генә түгел, илебездә, чит илдә яхшы беләләр. Монда катнашучылар традицияләребезне лаеклы дәвам итәрләр дип ышанам”, - диде Рәис Равил улы. Гүзәлия Хәлил кызы Муса Җәлил шигыреннән өзекне татар һәм рус телләрендә сөйләде, матур бәйрәм оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Жюри әгъзалары: ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев, Россиянең атказанган укытучысы Зөлфия Калгаманова һәм мин - “Яңарыш” газетасы журналисты Гөлнур Вәлишина 3 төркемгә бүленгән укучыларның шигырь сөйләүләрен игътибар белән тыңладык, сәләтлеләргә сокландык. Аеруча кечкенә һәм зурлар төркемнәре ныклап әзерләнгәннәр. Алар арасыннан 3 кенә җиңүчене сайлау бик кыенга туры килде. Оештыручылар сабыйларда тагын да уңышлы чыгышларга өмет уятып, ә инде тиздән мөстәкыйль тормышка аяк басачак зур класс укучыларына ике 2нче, ике 3нче урын бирергә карар кылдылар.

Юлиана Гайсина (Индрәй), Мәдинә Абдразакова (Талымхан), Элдар Назметдинов һәм Илүзә Бабшанова (Муллаш), Элина Зөлбухарова (Шыкча), Алинә Алеева (Индрәй), Аделия Тилимбаева (Индрәй), Гөлназ Юсупова (Муллаш), Хосил Бозоров (Шыкча), Илина Кирилова (Шыкча), Алсу Вәлишина (Индрәй), Руслана Назметдинова (Муллаш), Максат Рамазанов (Талымхан) турында мактау сүзләре генә язасы килә. Алар сәнгатьле, татар сүзләрен дөрес диярлек әйтеп, басымнарны дөрес куеп яттан сөйләделәр. Ә инде хәбәрчебез Әмир Юскаевның оныгы Раиф Мөхәммәтҗанов (Талымхан) Муса Җәлилнең “Бакчачы бабай” шигырен бабасы турындагы слайдлар белән таныштырып башкарды.

Тик һәр ярышның җиңүчеләре булырга тиеш. Менә алар күңелгә үтәрлек, күздән яшь китерерлек итеп чыгыш ясаучылар: 1–4 класс укучылары арасында 1 урын Аделина Шәриповага (җитәкчесе Флера Зөлбохарова, Шыкча), 2 урын Диана Агуновага (җитәкчесе Рәмзия Усманова, Индрәй), 3 урын Адилә Касыймовага (Азалия Габдрәхимова, Муллаш) бирелде.

5–8 класс укучылары арасында 1 урынга Салават Сәитов (Рузилә Исмәгыйлова, Индрәй), 2 урынга Ислам Хәмидуллин (Әнисә Алеева, Шыкча), 3 урынга Алинә Юскаева (Гөлфия Сабитова, Талымхан) лаек булдылар. Ә инде 9–11нче класс яшүсмерләреннән беренчелекне Наилә Кәримова (Рузилә Исмәгыйлова, Индрәй), 2нче урыннарны Нилүфәр Айматова (Динара Мамикова, Ямбай), Ләйсән Айтбаева (Гүзәлия Муллачанова, Шыкча), 3нчене Луиза Алеева (Рузилә Исмәгыйлова, Индрәй) һәм Салават Назметдинов (Гүзәлия Муллачанова, Шыкча) алдылар. Сөйләүчеләрдән үк мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту дәрәҗәсе яхшы күренә. Кая көчле укытучылар – анда темп-ритмга, татарча сүзләрне дөрес, аңлап әйтүгә, интонациягә, кул хәрәкәтләренә, фикереңне үтемле итеп җиткерүгә һәм башкаларга игътибар зур. Шигырь бит ул сөйләм телен үстерү белән бергә поэзиябезгә мәхәббәт тә тудыра, ана теленең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә, әхлакый сыйфатлар да тәрбияли.

Гомумән, катнашучыларның барысы да матур татар телендә, сәнгатьле итеп башкарырга тырыштылар, көй, слайдлар белән күркәмләнгәннәре дә бар иде, аларны әзерләүчеләргә автономия исеменнән өлкәдәге татар газетасы “Яңарыш”ка ярты елга язылу өчен сертификат бүләк ителде (адресларын “Яңарыш” редакциясенә хәбәр итүләрен сорыйбыз).

Җиңүчеләргә һәм катнашучыларның һәркайсына бүләккә сертификатлар тапшырылды. Матди ярдәмне “Геостроймонтаж” оешмасы күрсәтте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума