Материалы

Төмән районы татар теле һәм әдәбияты берләшмәсе яңалыклары

последние и лучшие новости искусства в мире

48-8Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышы Шыкча мәктәбендә үтте. Анда сәләтле балалар белән эшләү турында сүз алып барылды. Семинарда катнашкан Индрәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова: “Иң элек директор Гөлнара Кәримова мәктәбе, коллективы турында бик әйбәтләп сөйләде, - дип фикерләре белән уртаклашты.  - Татар телен барлык милләт вәкилләренең дә укырга омтылуларын әйтте. Бу сүзләр мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова һәм башлангыч класслар укытучысы Мәүҗия Рәхимова дәресләрендә дә расланды.

Гүзәлия Хәлил кызы алып барган 5 класслардагы “Безнең яраткан әкиятләребез” дәресендә укучылар 3 төркемгә бүленеп эшләделәр. Халык авыз иҗаты темасын төрле яктан ачыкладылар, күңелләренә сеңдерделәр. Балалар бик актив. Күп төрле әкиятләрне карап чыкканнар, төрле жанрларга аерганнар, бер-берләренә сораулар бирделәр, төрле проектлар ясадылар, бер-берләренә теләкләр теләп бик әйбәт тәмамланды дәрес. Икенче дәресне 4 класс укучылары белән Мәүҗия апа Рәхимова үткәрде. Ул татар шагыйрьләре иҗатында алтын көз темасына багышланды. Татар теле дәресендә руслар, украиннар, үзбәкләр дә эшләделәр. Рус балалары күбрәк кулларын күтәреп җавап биреп утырдылар. Бу аларның җирле халык телен хөрмәт итеп, аны өйрәнергә тырышулары. Апалары балаларга шулкадәр яратып эндәшә, ике арадагы җылы мөнәсәбәт күзгә күренеп тора”.

Түгәрәк өстәл артында башлангыч класслар укытучысы Флера Зөлбохарова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Зәйнуллина һәм Г.Муллачанова яңача укыту шартларында сәләтле балаларны үстерү тәҗрибәләреннән чыгып докладлар укыдылар. Укытучылар мәктәптә этномәдәни якка зур игътибар бирелүен, директор Г.Кәримова татар теленең үсеше өчен бар күңелен биреп эшләвен билгеләп үттеләр. “Шуңа күрә дә ел саен нәтиҗәләр сөенечле. Барлык милләт балалары да тырышып татар телен өйрәнәләр. 5 класста укыган 6 милләт баласы барысы рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. Дәресләр югары методик дәрәҗәдә алып барылды. Гомумән, бу мәктәп укытучылары килгән саен сөендерәләр, яңа ысуллар өйрәнеп, белем туплап кайтабыз”, - диделәр.

* * *

17 ноябрь көнне районнарда  татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар булып узды. Бирегә 1нче турда, ягъни мәктәп күләмендә җиңүче булып саналган укучылар килделәр. Олимпиада турында район татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Муллачанова түбәндәгеләрне хәбәр итте: “Төмән районыннан 7 энокультуралы мәктәптән 37 укучы чакырылды, ә мәктәп күләмендә 200 дән артык бала катнашты. Алдагы  елларда районга 9-11 нче сыйныфлар җыелса, быел 7 нче сыйныфтан башлап килделәр. Бу аеруча шатлыклы яңалык. Биремнәргә килгәндә, татар теленнән барлык өлкәләргә кагылышлы сораулар бар иде. Алар: фонетика, морфология, синтаксис, фразеологик берәмлекләр, тәрҗемә эшләр, сочинение язу. Әдәбияттан - әдәби терминнарга  аңлатма бирү, борынгы әдәбияттан башлап хәзерге вакытка кадәр чорга кагылышлы тест сораулары һәм иң әһәмиятлесе популяр авторларның әсәрләреннән өзекләрне дәвам итү һәм авторларын, исемен билгеләү. Укучыларга бигрәк тә фразеологизмнар, мәкальләр белән эшләү, аларга русча вариантларны табу, сочинение язу ошады. Быел укучыларның күпчелек өлеше җирле шагыйрь һәм язучылар иҗатын сайлаганнар, алар хөрмәтенә булып уза торган конференцияләрне дә әйтеп киткәннәр. Шунысы шатлыклы - иң югары балларны 7-8 нче сыйныф укучылары җыйды. Барлыгы районда 16 призлы урын бирелде. Олимпиада сораулары уңышлы төзелгән дип санады жюри әгъзалары, чөнки барлык сыйныф укучылары биремнәрне тырышып эшләделәр. Иң яхшы нәтиҗәләрне Шыкча, Индрәй, Муллаш, Ямбай мәктәпләре укучылары күрсәтте. Аларны Гүзәлия Муллачанова, Рузилә Исмәгыйлова, Азалия Габдрәхимова, Динара Мамикова әзерләгән”.

- Район күләмендәге олимпиадада Индрәй мәктәбе укучылары актив катнаштылар, - дип өстәде мәктәпнең туган тел укытучысы Р.Исмәгыйлова. - Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укыту ягыннан шактый гына үзгәрешләр булды соңгы елларда. Беренче класстан ук 3әр сәгать “Туган тел һәм әдәбият” предметы керә. Түгәрәктә дә күп балалар әдәбиятыбыз белән танышалар. Балалар милли горурлык төшенчәсен ныклап аңлый башладылар. Элек руслашкан исемнәр яңадан татарчалашты. Татар бәйгеләрендә бик яратып катнашалар. Быел 7 классның яртысы татар теле һәм әдәбиятыннан мәктәп күләмендә үткән олимпиадада көчен сынады.  4се район турына узды. Анда Милена Муллашева 1нче, Софья Балдина 3нче урын алуга ирештеләр. 8 класслар арасында Наилә Кәримова җиңеп чыкты, ә Луиза Алеева 3нче урынны яулады. 9 класста Винесса Камалиева барысыннан да югарырак баллар җыйды. 11класстан Дания Булатова, Алинә Абайдуллина мактаулы икенче, өченче урыннар алдылар. Бу күркәм нәтиҗәләргә ирешү өчен көн дә консультацияләр үткәрдем. Түгәрәк вакытында күбрәк әдәбиятка игътибар биргәнгә, балалар әдәбият буенча зур гына баллар тупладылар. Дәреслекләр күп төрле бездә (вакытында авыл башлыгы Фәйзулла Сафиулла улы Камалов дәреслекләр алырга Казанга еш җибәрә иде). Төрлесеннән укытабыз. Ә биремнәр берсе буенча гына төзелергә мөмкин. Бер дәреслектә ул үтелсә, икенчесендә әле без ул темага килеп җитмәгән булабыз. Инде күптән әйтеп киләбез: бөтен өлкә өчен бер генә укыту программасы булсын иде.

- Класслар арасында татар телен белү дәрәҗәсе аерыламы?

- 7, 10-11 классларда туган телләрен яхшы беләләр. Ә инде 5,6,9 классларда руслашып калганнар балалар. 2 класстагылар да алардан әйбәтрәк сөйләшәләр. Бу аларның беренчедән үк татар телен үзләштерүләре белән бәйледер. Кадрия Фәтхуллова дәреслекләре белән укытасы җиңел, алар уен аралаш алып барыла. Өлкәнрәк классларга күчкәндә бу дәреслекне куллансак та, тел белемен күбрәк кертергә тырышабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума