Материалы

“Төмән тюркологиясе башында”

последние и лучшие новости искусства в мире

Татарстан язучылар берлеге сайтында "Яңа китаплар" рубрикасында өлкәбездән бердәнбер әлеге берлек әгъзасы, күренекле профессор Хәнисә Алишинаның “Төмән тюркологиясе башында” исемендәге альбомы урын алган. Альбом - Төмән дәүләт университетында яңа ачылган информацион-музей үзәгенең беренче иҗат җимеше.

Ул Хәнисә Чәүдәт кызының: “Профессор дип аталасы җиңел, тик профессор буласы авыр. Ул дәүләт алдында үз укучылары өчен җаваплы. Хатын-кыз профессор барысына да өлгерергә, җавап бирергә, белергә, тырышып эшләргә тиеш. Тормыштагы авыр вакытларны да актив хезмәт белән җиңәргә тиеш”, - дигән сүзләре галимә якташыбызның барлык тормыш юлын чагылдыра. Анда аның елга флоты капитаны гаиләсендә туганыннан алып, Төмән шәһәренең 28нче урта мәктәбенә укырга керүе, аннары гаиләсенең яшәү урынын алмаштыруы сәбәпле, Яркәү районының Иске Александровка мәктәбенә күчүе, педучилище тәмамлавы, аннары 10 еллап башлангыч класслар, тарих укытучысы һәм завуч булып эшләвеннән алып, читтән торып тарих һәм филолог белгечлекләре буенча югары белем үзләштерүе, галимлек юлы турында матур итеп бизәлеп, төсле фоторәсемнәр белән бирелә. Фоторәсемнәрдә Хәнисә ханымны Төмән дәүләт университетына эшкә чакырган филология факультеты деканы профессор Николай Фролов, остазы - Татарстан фәннәр академиясенең беренче академигы, профессор Диләрә Тумашева, хезмәттәшләре, китаплары, ул редколлегия әгъзасы булып саналган фәнни журналлар, оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан “Сөләйманов укулары”, “Тумашева укулары”, “Зәнкиев укулары” фәнни-гамәли конференцияләре, жюри җитәкчесе булып торган өлкә күләмендәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары конкурсында, укучылары олимпидасында катнашучылар, иҗтимагый эшләре урын алганнар. Һәм, әлбәттә, Х.Ч.Алишина авторлыгында дөнья күреп килгән “Күренекле шәхесләр” китаплары.

Бу альбом хөрмәтле проофессорның уңышлы, нәтиҗәле эш алып баруын дәлилләүче чираттагы җыентык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума