Материалы

Төмәндә “Беренче театр”

последние и лучшие новости искусства в мире

26-1Тормыш ул – театр, ә без аның артистлары, дип әйтелсә дә, сәхнәдә образны ачып бирүе катлаулы хезмәт. “Төзүче” милләтләр мәдәният сараеның татар бүлеге “Шатлык” театр студиясендә шөгыльләнүчеләр Галиәскар Камалның “Беренче театр” комедиясен нәкъ тормыштагыча итеп уйнаулары бар тамашачыны сокландырды. Әле ярты ел гына эшләүче студиянең (ул 2013 елның ноябрендә ачылды) мондый шәп спектакль куя алуы гаҗәпләнерлек бит.

Гафифә – Диләрә Хәмидуллина, Вәли – Рәзил Шәймәрдәнов, Хәмзә бай – Ренат Баһаветдинов, Биби – Әлфия Галиева, Хәбибрахман - Әбүзәр Миңнебаев, Факия – Гөлсем Сагадеева, Фатыйх – Радик Фәтхетдиновларның үз рольләрен яратып, күңел биреп башкарулары татар театрының киләчәге чиксез икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Театрның әхлакый кыйммәте бик зур. Ул уйнаучыны да, тамашачаны да алдынгы караш белән яшәргә, әдәпкә өйрәтә.

Әлбәттә, бу табигыйга якын уйнаулар оста режиссердан башка мөмкин түгел. Шуңа да үзешчән артистларны таныштыру вакытында үз эшенең белгече Гөлшат Кәбированы тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды. Шулай булмый ни: бер генә дә театрда уйнап карамаган, кайберләре әле татар телендә сөйләшә дә белмәгән кешеләрне ничек иттереп артистлар ясаган ул! Тизрәк сәхнә артына Гөлшат Харис кызы белән танышырга йөгердем. Гөлшат апа ялындырып тормады, гомеренең кадерле мизгелләре белән уртаклашырга да ашыкты.

- Курган өлкәсенең зур, матур татар авылында – “Йолдыз”да туганмын. Бала чактан ук уйнап-җырларга яраттым. Яшь вакытымнан Нефтеюганск шәһәренә килеп урнашып, анда татар-башкорт театрына йөри башладым. Спектакльләр куеп төрле якларга бардык. Аннары үзем режиссер булып киттем, махсус белем алдым. Бик авыр иде, мин таләпчән, бар тәртибен башкарып эшләүләрен күрәсе килә. Һәр кешенең җаен табарга, сәләтен күрергә, аны ача белергә кирәк. Коллектив дус, бердәм иде безнең. Малаем югары белем алып, эшкә Төмәнгә китте. Кызым гаиләсе белән төньякта яши. Мин әниемнең хәлен белергә авылга кайтам, улымны күрергә Төмәнгә киләм. Шулай йөри торгач, иптәшем белән Төмәнгә күчәргә булдык. Ә монда фатирда үземә урын таба алмыйм, яраткан эшемне уйлыйм, театрымны сагынам. Шигырь язып карыйм. Юк, моңсу, күңелсез миңа. Улым “Төзүче” мәдәният сараена алып китте. Анда татар бүлегенә килеп кергәч, милли киемнәрдәге фоторәсемнәрне күреп, татар сөйләмен ишетеп, күңелем тулды, хәтта.

Бүлек җитәкчесе Гөлнара Кәримова мине эшкә алгач, шатлыгымның чиге булмады. Әле беркемне дә белмим, шуңа да комедия, бигрәк тә Г.Камалның танылган “Беренче театр”ын өйрәнү урынлы булыр дип уйладым.

- Эшне нәрсәдән башладыгыз, Гөлшат апа?

- Иң элек әсәрне кычкырып укып чыктым. Аннары ничегрәк уйнарга кирәген өйрәтә башладым. Йөрәк сызлый, сыкрый. Кичке дүрттән алып тугызга кадәр мин мәдәният сараенда. Өйдә дә күңелем монда, тик түздем. Кешене орышырга ярамый, аның җаенда гына эшләргә кирәк. Хәтта, бер кыз белән татар телен өр-яңадан үзләштердек. Ә спектакльдә искитмәле уйнады.

Мин бит һәркайсыннан киңәш сорыйм, хәлләрен белешеп торам. Аларга сайлаган әсәр ошыймы, уйнарга теләге бармы, өйрәнергә йөрергә мөмкинлеге ничек һәм башка күп сораулар борчый мине. Без туган көннәргә бергәләшеп бүләкләр әзерлибез. Һәркайсы белән аерым шөгыльләнәм. Гомумән, һәрберсен яратам, һәркайсы якын миңа.

- Декорацияләрне каян алдыгыз?

- Күбесе үземнеке. Кайберләре үзем киеп уйнаган күлмәкләр, бүлекнекеләр дә бар иде. Сәхнәне күп тутырырга яратмыйм. Тыйнак кына, килешле булырга тиеш андагы әйберләр.

- Беренче чирканчыктан соң, сезгә карата бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килде. Татар халкы театр ярата ул, милләттәшләребез халык театрын карарга сусап калганнар. Студиягә яңа кешеләр килдеме соң?

- Әйе, берничә кеше килде дә инде. Хәзер бераз катлаулырак драма жанрына күчеп карарбыз.

Театрда уйнап, дистәләрчә роль тудырган, Нефтеюганск, Пойковода театрлар ачкан Гөлшат апа Кәбированың Төмәндә студия ачуы – күктән төшкән бәхет безнең өчен. Тынгысыз йөрәкле, иҗат ялкыны белән янып йөргән җитәкче яңадан-яңа идеяләр белән яна. Аның театрга мәхәббәте күзләренең очкынлануында, артистлары турында бирелеп сөйләвендә чагыла. Таләпчән, ләкин киң күңелле, артистның хәленә керүчән Гөлшат Кәбирова әле искиткеч куелган спектакльләр белән сокландырыр, киң катлам милләттәшләребез аның осталыгы белән горурланыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума