Материалы

Төмәндә Себертатар теле көне

последние и лучшие новости искусства в мире

50-5Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә Себертатар теле көне уздырылды. Үзәкнең Камин залында Төмән өлкә адвокатлар коллегиясе хезмәткәре Фәүзия Марганованың “Себер татар кызлары” фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Стенага эленгән рәсемнәрдәге чибәр кызларга карап сокландык, хозурландык. Икенче катта халыкка Максим Сәгыйдуллинның милли эшләр буенча өлкә комитеты һәм Төмән шәһәре «Себер татарлары» татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән бастырылган «Хәзерге себертатар теленең грамматикасы»; Николай Шәмсетдинов тәрҗемәсендә ”Төмән татарлары поэзиясе” китапларын, Төмән шәһәре татар мәдәни үзәге әзерләгән төсле “Себертатар теле көне” брошюрасын тараттылар.

Чарада регионара фәнни-практик конференциядә катнашкан танылган галим Фоат Галимуллин җитәкчелегендә Казан шәһәреннән килгән мөхтәрәм кунаклар, өлкә семинарына җыелган мәдәният хезмәткәрләре булдылар. Бәйрәмне шигырь, җыр юллары, әйтемнәр кыстырып матур итеп Наисә Гайнельянова алып барды. Һәр доклад үзәк каршында эшләп килүче артистларның җыр-биюләре белән озатылды. Шыкчадан Гаяз Габдуллин җитәкчелегендә “Шытыр-шатыр” ансамбле нәни артистлары себер татарларының такмакларын, җырларын башкарып, биеп тамашачыларны хәйран калдырдылар.

Филология фәннәре кандидаты, автор-башкаручы Мөнирә Хөснетдиновага милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Беренче чыгышны Төмән шәһәре депутаты, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин ясады.

- Себер татарлары тормышында зур роль уйнаган, башлап җибәрүче милләт җанлы якташыбыз Ильяс Кирәй улы Рафиковны мәңгелеккә югалттык, мәрхүмнең рухы шат, кабере киң, урыны оҗмахта булсын.

Себертатар теле көне икенче тапкыр үткәрелә. Себертатар теленә аерым халыкара код бирелү уңаеннан, 2013 елда “Себертатар теле көне” проектының башлап җибәрүчеләре Төмән шәһәре «Себер татарлары» татар милли-мәдәни автономиясе һәм шәһәрнең татар мәдәният үзәге булды. Себер татарлары үз теле, тарихи Ватаны булган мөстәкыйль халык итеп расланды, - дип сөйләде Динар Марсель улы. Ул шулай ук чыгышында Төмән шәһәре «Себер татарлары» татар милли-мәдәни автономиясе эше белән таныштырып китте.

Фәүзия Марганованың чыгышы аеруча кызыклы булды. Ул “Себер татар кызлары” галереясен оештыруның идеясен сөйләде.

- Янымда күпме матур, сөйкемле себер татар кызлары. Аларны авылларда күргәч, фоторәсемнәргә төшереп күргәзмә оештырырга уйладым.Кызлар һичнинди фотомодельләр түгел, гади авыл чибәрләре. Күргәзмәне булдыруда ярдәм иткән шушы үзәккә, Төмән өлкәсе буенча региональ татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага зур рәхмәт, - дип сөйләде Фәүзия ханым.

Филология фәннәре кандидаты, Төмән дәүләт университетының гомуми тел белеме кафедрасы доценты Максим Сәгыйдуллин докладын себертатар телендә яңгыратты. Нәрсәләр эшләнгән, алда ниләр көтелүе турында сөйләде. Нәсия Уразова себер татарлары хокукларын тормышка ашыруда кануный нигезләрне аңлатты.

Зур алкышлар белән сәхнәгә күтәрелгән Тубыл шәһәреннән килгән җирле шагыйрә Галия Абайдуллина (Зилә):

- Булат Сөләймановка, “Яңарыш” газетасына зур рәхмәт. Газета булмаса мин хәзер монда тормас идем, - диде. Ул сәнгатьле итеп себертатар телендә “Булатны юксынып” һәм татар әдәби телендә “Шигырьләремнән эзләгез” шигырьләрен укыды.

Төмән шәһәре «Себер татарлары» татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Марат Кормановның интернетта себер татарларына кагылышлы сайт, төркемнәр турында чыгышы тыңланды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума