Материалы

Төмәнлеләр Казанда олимпиадада

последние и лучшие новости искусства в мире

8-9Казан II төбәкара татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага килгән укучыларны карлы, буранлы көне белән каршы алды. Быелгы олимпиадада Россиянең 20 төбәгеннән йөздән артык мәктәп укучысы катнашты. Бәйгегә Төмән өлкәсеннән сигез укучы барды. Алар татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә һәм муниципаль этапта җиңгән укучылар: Ялутор районы, Яңа-Атьял мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Элина Хисаметдинова һәм 10нчы сыйныф укучысы Ойша Хисаметдинова, Төмән районы, Шыкча мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рузанна Фастуллина, Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Камилла Акбердеева, Вагай районы, Юрмы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Алсу Фәйзуллина, Ялутор районы, Аслана мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Нурзилә Вәлиуллина, Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе 8нче сыйныф укучысы Резедә Кирамова һәм шушы ук мәктәптән 9нчы сыйныф укучысы Асия Яруллина.

4-5 нче февраль көнне укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча үзара белем осталыкларында сынаштылар,   Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карап, рухи дөньяларын баеттылар. Шулай ук язучылар һәм   шагыйрьләр белән очрашу кичәсе дә оештырылган иде.

6 февраль көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортында татар теле һәм әдәбиятыннан II төбәкара олимпиаданың йомгаклау тантанасы узды. Анда бәйгеләрдә җиңгән (Р.Кирамова, Э.Хисаметдинова) һәм призлы урыннар (А.Фәйзуллина, Р.Фастуллина, Н.Вәлиуллина, А.Яруллина, О.Хисаметдинова, К.Акбердеева) алган безнең кызлар да дипломнарга лаек булдылар. Роберт Миңнуллин иҗаты буенча сәнгатьле уку конкурсында А.Фәйзуллинага лауреат исеме, Р.Кирамовага 1 дәрәҗәле диплом тапшырылды.

Тырыш кызларны әзерләүдә мактауга лаеклы укытучылар бик күп көч куялар. Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова (Шыкча мәктәбе, Төмән районы), Гүзәл Абделбари кызы Гайсина (Юрмы мәктәбе, Вагай районы), Фәгыйлә Хәсән кызы Зарипова (Яңа-Атьял мәктәбе, Ялутор районы), Алсу Наил кызы Исмагилова (Аслана мәктәбе, Ялутор   районы), Роза Әмир кызы Ишкулова (Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбе), Динара Әхзәм кызы Усманова (Яңа-Атьял мәктәбе, Ялутор районы) - үз эшләренең осталары.

Олимпиадага килгән балалар, чын мәгънәсендә, үз телен яратучы, аны үстерүче кызлар. Телгә булган ул мәхәббәтне беренче чиратта гаилә тәрбияли. Ә булган мәхәббәтне үстерүче, ныгытучы ул – мәктәп. Бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗәләр килеп чыга. Шушы олимпиадада катнашкан укучыларның әти-әниләренә дә: Вагай районы, Янек авылыннан Әлфирә Вахит кызы һәм Фәрит Таһир улына, Ялутор районы, Яңа-Атьял авылыннан Нурзия Искәндәр кызы һәм Тәлгать Калбай улына, Тубыл районынан Нәсифә Тимерхан кызы һәм Илгизәр Мөхәммәт улына, Төмән районы, Шыкча авылыннан Рушания Габидулла кызы һәм Илфат Әхмәткалы улына, Төмән шәһәре Кырынкүл авылыннан Гөлнара Шәүкәт кызы һәм Илфат Әбделхәй улына зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Олимпиадага барган укучылар шул кадәр тәртипле, тыңлаулы, акыллы, тырыш кызлар. Алар милләтебезнең ышынычлы киләчәге. Шушы ук укучыларны апрель аенда узачак татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадага чакырдылар. Барлык укучыларыбызга уңышлар телибез.

Халидә КИРАМОВА,
Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе татар теле укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума