#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тәҗрибәле һәм иҗади шәхес

последние и лучшие новости искусства в мире

4-4Ниязова Бәниса Сөнгатулла кызы – Төмән өлкәсендә үткән “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә “Иң яхшы мастер-класс” номинациясендә җиңүче укытучы.

Бәниса Сөнгатулла кызы тумышы белән Вагай районының Агытбаш авылыннан. Белем алу юлын әлеге районның Тугыз сигезьеллык мәктәбендә башлый. Ул кечкенәдән үк укытучы  булырга хыялланган. Үзенең идеалы дип беренче укытучысы Мәфтуга апа Сафинаны һәм зуррак классларда класс җитәкчесен Наилә апа Курманованы саный. “Бу тыйнак, сабыр холыклы, балаларны ихлас күңелдән яратучы олы җанлы укытучыларга һәрьяктан охшарга омтылдым”, - дип яза үзенең эссесында. 

Бәниса Сөнгатулла кызы 1983 елда мәктәпне тәмамлап, Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Дипломлы белгеч ике ел Вагай районының Полино башлангыч мәктәбендә  укыта.

1987 елдан алып 2013 елга кадәр Тубыл районының Күкрәнде мәктәбендә башта башлангыч класслар укытучысы, Тубыл педагогия институтының татар-рус бүлеген тәмамлагач, директор урынбасары һәм татар теле, әдәбияты укытучысы булып эшли башлый.

Б.Ниязова 30 елга якынлашкан профессиональ  хезмәт юлын 2014 елдан Тубыл шәһәренең 15 мәктәбендә   дәвам итә,    балаларга татар теле һәм әдәбияты серләрен төшендерә. Укытучы “Икетеллелек шартларында яңа технологияләр кулланып укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” методик темасы белән кызыксынып  эшли.

Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Шуңа күрә дә  Бәниса  Сөнгатулла  кызы  һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтыла. Ул, укучыларны кызыксындыру өчен, информацион технологияләрне кулланып, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырыша.

Укучылары төрле тормыш шартларында да югалып калмасыннар дип, аларның сөйләм телләрен, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү өчен дәресләрдә генә түгел, ә дәресләрдән тыш та төрле чаралар үткәрә. Алар арасында  “Туган тел бәйрәме”,  “Татар теле һәм әдәбияты атнасы”, күренекле шәхесләргә багышланган чаралар бар. Шулай ук аның укучылары ел саен район,  өлкә күләмендә үтә торган ярышларда, конференцияләрдә, олимпиадаларда  катнашып, призлы урыннар алалар.

Үзе дә укытучылар өчен үткәрелгән төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тырыша. Ел саен үтә торган “Сөләйманов укулары” конференциясендә тәҗрибәсе белән уртаклаша. “Болар миңа ышаныч, киләчәккә яңа планнар корырга, эзләнүләргә этәргеч бирә”, - дип сөйли Бәниса апа.

2012 елда аның мәгариф өлкәсендәге намуслы хезмәте югары бәяләнә, аңа “Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре” дигән исем бирелә. Шулай ук ул мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән дә бүләкләнгән.

“Чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер”, - ди Бәниса Сөнгатулла кызы.

“Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?” – дигән сорауга хөрмәтле укытучы Клара Булатованың  шигъри юллары белән җавап бирде:

Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? – дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхетең, ни? – дисәләр,
Бәхет шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.”

Халидә КИРАМОВА, Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе укытучысы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836