Материалы

Талымханда өлкә семинары

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1122 апрель көнне Төмән районы Талымхан урта мәктәбендә өлкә семинары үтте. Семинарда Төмән, Исәт, Түбән Тәүде, Аромаш, Тубыл районнарыннан белемнәрен күтәрү курсларын үтүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Семинарны курсларның җитәкчесе ТОГИРРО доценты Р.Г.Гадиев, Төмән районы туган тел укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Г.Х.Муллачанова һәм мәктәп администрациясе оештырдылар.

Мәктәпкә килеп керү белән укытучыларны балалар матур җыр, чәк-чәк белән каршы алдылар. Аннан соң күңелләрне дулкынландырган концерт карадык.

Концерттан соң укытучыларга программа буенча “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) таләпләренә туры китереп татар телен укыту» темасы буенча  ике ачык дәрес, “Кошлар - безнең дуслар” дигән темага сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. Беренче ачык дәресне 5нче сыйныфта “Кушымчалар һәм аларның төрләре” дигән темага мәктәптә күп еллар хезмәт иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ә.Рәхимова үткәрде. Дәрес югары дәрәҗәдә үтте. Укытучы апа үзенең дәресендә күп төрле эш алымнарын кулланды: сүзлек өстендә эшләү, тестлар, материалны башка предметлар һәм тормыш белән бәйләү, лото уены. Тупланган тәҗрибәсе нәтиҗәсендә укытучы үз максатына иреште. Икенче дәрес - рус теле дәресе узды, укытучы А.З.Мәхмүтова. Бу дәрес тә ФГОС таләпләренә туры китереп оештырылган иде, кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Сыйныфтан тыш чараны Т.Н.Мөхәмәдҗанова 1 сыйныфта кызыклы итеп үткәрде. Балалар кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар, яттан шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, өйдә әти-әниләре белән бергәләп ясаган сыерчык ояларын күрсәтеп киттеләр. Бу чараны укытучы технология, музыка предметлары белән бәйләнештә оештырган.

Килгән укытучылар семинарны уңышлы дип бәяләп, оештыручыларга рәхмәтләр белдереп, киләчәктә зур уңышлар теләп калдылар.

Гүзәл ТИМЕРКӘЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума