Материалы

Татар әдәбиятына гашыйк Рузанна

последние и лучшие новости искусства в мире

8-10Татар әдәбияты буенча өлкә күләмендәге олимпиадада 9 класслар арасында җиңү яулаган Рузанна Фастуллина Казанда үткән төбәкара ярышта да сынатмады. Анда да призлы урын алып кайтты. Гел бишле билгеләренә генә укучы тырыш кыз үткән ел әлеге олимпиадада шигырь сөйләүчеләр конкурсында Рәзил Вәлиевның әсәреннән өзек сөйләп, бәяләүчеләрне таң калдыра, җиңүгә ирешә. Шул уңышлары өчен аңа сәләтле балалар чакырыла торган “Сәләт” лагерена юллама бүләк ителә. Рузанна монда да һәр чарада актив катнаша, “Татар кызы” бәйгесендә җиңеп чыга.

- Туган телемне мин бик яратам! Минем тормышта ул зур урын ала. Татар теле hәм әдәбиятыннан олимпиадаларда башлангыч сыйныфлардан катнашам. Татар телебезне без сакларга, аны оныттырмаска hәм киләчәккә алып барырга тиешбез.

Халкыбыз татар язучыларына бай. Һәркайсы үзенчә матур язган hәм инде бүгенге көндә дә язучылар безне шатландыралар. Ләкин минем күңелемә Булат Сөләйманов иҗаты якын тоела, аның белән мин таныш, чөнки без Төмән өлкәсендә туып-үскән татарлар. Быел аның тууының 80 еллык юбилее була.

Иң яраткан әсәрем – аның «Әни» хикәясе. Аны укыганда минем тәнем чемердәп китә. Һәркемгә бу әсәрне укырга киңәш итәр идем.

3нче февральдә Казан шәhәрендә II төбәкара татар теле hәм әдәбияты буенча олимпиадада катнаштым. Казанга барган саен аңа күбрәк гашыйк булам. Быел күп яуган кар йөрергә комачаулады. Алла боерса, апрель аенда халыкара олимпиадага чакырып калдылар. Язгы көннәр бик җылы була, шуңа күрә Казан буйлап рәхәтләнеп йөрербез, - дип сөйләде Рузанна Фастуллина. - Һәр ел саен мин «Таң йолдызы» балалар иҗаты смотр-конкурсында да катнашам hәм призлы урыннар алам.

Укучылар өчен үтә торган Бөтенроссия «Живая классика» нәфис сүз осталары конкурсында 2 тапкыр үземне сынап карадым. Һәм сөенечле нәтиҗәләргә ирештем. Һәр күңелемә хуш килгән бәйгедә үземне күрсәтеп кенә калмыйчан, башкалардан өйрәнәм, үрнәк алам.

Рузанна Төмән районының Дан орденнары кавалеры Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбенең 9 классында белем ала. Быел аның өчен бик катлаулы сынаулар чоры. Аның имтиханнарга әзерләнү белән бергә, төрле бәйгеләрдә, олимпиада кебек төпле белем таләп ителгән ярышларда катнашырга өлгерүе зур көч, әзерлек таләп итә. Ләкин күп балалы татар рухы хөкем сөргән гаиләдә тәрбияләнгән кыз сабый вакытыннан ук лидерлык сәләтен күрсәтә иде инде. Шыкча мәктәбенә семинарга килгән саен хөрмәтле педагог Әнисә Алеева дәресенә керми калмый идек. Шунда ук Рузаннаның зирәк, үз-үзенә таләпчән, тырыш, белемле булуы истә калган. Хәзер дә ул мәктәп күләмендәге чараларда әйдәп йөри. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Булат Сөләйманов, Сергей Есенин, Анна Ахматова, Ах Астахова шигырьләрен яратучы көчле тавышлы кызның нәфис сүз остасы буларак алган Мактау граматалары бихисап. Әле аларга “Киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясендә, башка юнәлешләрдә алганнары да өстәлә.

Уңышлар сиңа, Рузанна! Үзең сайлаган туры юлдан тайпылмыйчан үтәргә насыйп булсын!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума