#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Татар кызы» Руфина

последние и лучшие новости искусства в мире

35-3Татар яшьләре көннәренең максаты – РФнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, милли кыйммәтләрне пропагандалау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу. Менә шул чарада өлкәбез яшьләре дә актив катнашалар. “Себер йолдызы” бәйгесе финалында катнашучы Руфина Туйчикова Казанда да сынатмый. Аның проектта алган тәҗрибәсе быелгы яшьләр көннәрендә уздырылган “Татар кызы” бәйгесендә бик урынлы була һәм җиңеп чыгарга ярдәм итә. Руфина монда үзе, өлкәбез белән таныштырганнан соң, Гүзәл Уразова репертуарынан «Гашыйк итеп сакла син» дигән җырны башкара, татар артистлары, ашлары, бәйрәмнәре турындагы сорауларга җаваплар әзерли. 

- Казанда үткән татар яшьләре көннәренә эләгүемә мин бик шатмын. Конференцияләрдә, танылган кешеләр белән кызыклы әңгәмәләрдә, төрле чараларда халкыбызга кагылышлы күп яңалыклар белдем. Казанның истәлекле урыннарына алып бардылар, Болгарны күреп гаҗәпләндек. Андагы горур Ак мәчет, борынгы тарихыбыз истәлекләрен саклаган музейлар, дөньядагы иң зур Коръән китабы хәтердән чыкмаячак. Күп дуслар таптым, төрле шәһәрләрдән шулкадәр татарлар килүенә горурландым. Казанда урамнар, йортлар, кешеләр – барысы да якын, үз булып тоелды. Һәр җирдә татар бизәкләре, язулары. Күптәнге хыялым тормышка ашуына бик шатмын, - дип сөйләде Руфина. 

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836