Материалы

Татар теле – ана теле

последние и лучшие новости искусства в мире

52-7Үткән уку елыннан 1 класстан татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 3әр сәгать бирелүе этномәдәни мәктәпләр тормышын җанландырып җибәрде дисәм дә ялгыш булмас. Класстан тыш чаралар да яңача төс алдылар, татар телендә үткән бәйрәмнәр саны да артты, бәйгеләрнең төрлесендә укучылар зур теләк белән катнашалар.

Төмән районындагы Индрәй урта мәктәбе директоры Рәүфә Алеева: “Хәзер татар теле дәресләре укыту планының төп база бүлегендә, - дип хәбәр итте. - Элек ул инвариант бүлегендә иде. Шуңа да, “укырга теләмибез”, дип гариза язучылар да булды. Инде андый очраклар юк.

Мәктәптәге 300 укучының 220се татар телен һәм әдәбиятын ныклап үзләштерә (укымаучылар исәбенә рус авылыннан килүчеләр һәм элекке елларда үз телләрен өйрәнергә теләмәүчеләр керә). 1-4нчегә кадәр бала татар телен укымаса, 5нчедән ул икенче чит телне – бездә немец телен өйрәнә башлаячак. Ә татар телен укучылар татар теле дәресләренә керәләр. Быелгы 5-6 класслар федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укыйлар. Бала башлангычта татар телен икенче, өченче класстан да алып китә ала, ә 5нчедән инде аның икенче чит телне генә укырга мөмкинлеге бар. Ел саен “Таң йолдызы” бәйгесендә, олимпиадаларда уңышлы катнашабыз. Былтыр төрле югары дәрәҗәдәге бәйгеләрдә сыналдык. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова бик тырыша, балаларда татар теленә мәхәббәт уятуда бар көчен куя. Ул казанышлары өчен аңа быел югары категорияле укытучы дәрәҗәсен бирделәр. Миңа үткән ел Казанда Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Э.Фәттахов исеменнән Мактау грамотасы тапшырылды.

Татар телен саклауда мәктәпнең роле бик зур. Телне югалту – зур ялгышу икәнлеген ата-аналарга аңлатабыз, алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез: күп бәйрәмнәр үткәрәбез, аларга багышлап шигырь-җырлар башкарабыз, открыткалар әзерлибез. Мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәр дә татар телендә төрле бәйрәмнәр оештыралар. Кечкенәдән үз телебезгә мәхәббәт тәрбияләү – этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең төп максаты”.

Ә туган тел балага әни сөте белән бергә килеп ирешергә тиеш булуга карамастан, бу авыр мәсьәлә булып кала бирә. Татарларыбыз “мама”, “папа”лар белән бергә, “деда”, “баба”ларга әйләнделәр. Туган тел – ул ана теле, дигән юллар бүгенге сабый өчен аңлашылмый. Аллаһы Тәгалә Ана хокукын бүләк иткән акыллы, югары белемле хатын-кызларыбыз, кызганычка каршы, шул хокукның иң әһәмиятле өлешен – туган телне балаларына өйрәтүне кирәк дип санамыйлар. Ул сабый тормышны аңларлык дәрәҗәгә җитеп үскәч. Ана телен беләсе килеп төрле юллар эзләргә, курсларга йөрергә мәҗбүр.

Теләге булган кешегә һәрвакыт юллар ачык. Әнә Индрәй мәктәбендә татар малае немец теле дәресенә кергәндә, рус баласы иптәшләре белән сөйләшер, аларны аңлар өчен татар телен сайлаган. Шыкчада үзбәк һәм таҗик егетләре татарлардан да яхшырак сөйләшәләр.

52-6Гаиләдә ана сөте белән туган теленә мәхәббәт уятылган балага мәктәптә укытучыларга бу фән нигезләрен ныгытасы, үстерәсе мең кабат җиңелрәк булыр иде. 4 класс укучысының татар теле дәресендә татар сүзен әйтергә кыенсынып торуын, укытучының ни әйтергә теләвен аңламый аптырап калуын күрү бер дә шатлыклы хәл түгел шул. Ә апалары ничек тырыша: татарча аңламаучыларга русча, себертатарча әйтеп карый, К.Туфитулованың сүзлек өлеше күп булган, уен аралаш алып барылган дәреслекләре дә, күрсәтмә материаллар, информацион технологияләр дә ярдәмгә килә. 

Туган телләреннән мәхрүм итмик йөрәк җимешләребезне, “баба-деда”ларга әйләнмик! Колагыбызга чишмә агышыдай матур ишетелгән, күңелгә хуш килгән “әттәү-инәкәү”, “әннәү”, “инәү”, “әни-әти”, “карттау-картнәү, дәү әти-дәү әни, бабай-әби”ләребез бар бит безнең!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума