Материалы

Татар теле белгечләре

последние и лучшие новости искусства в мире

8-11Казан шәһәрендә 27нче  милли гимназия бинасында 6 февральдән алып 9 февральгәчә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән төбәкара олимпиада узды. Бу сынауда Россиянең 17 регионыннан 100дән артык 8-11 сыйныф укучылары ярышты.

Олимпиада 2 турдан торды: 1 турда татар теле һәм татар әдәбиятыннан биремнәр эшләделәр; 2 турда иҗади конкурс - яттан сәнгатьле итеп Ф.Яруллин, Р.Вәлеев һәм башка күренекле юбиляр шагыйрь-язучыларның иҗатларыннан монолог яки шигырь сөйләү булды.

Безнең укучыларыбыз ике турда да сынатмадылар - призлы урыннар яуладылар. Менә алар - безнең горурлык: татар теленнән: Элина Хисаметдинова, 10 сыйныф укучысы, Яңа Атьял урта мәктәбе, Ялутор районы (укытучысы З.М.Калгаманова); Дарина Ниязова, 11 сыйныф укучысы, Исәт урта мәктәбе, Ялутор районы (укытучысы Ф.М.Сафарова); Эльфрида Әхмәдҗанова, 11 сыйныф укучысы, Шыкча урта мәктәбе, Төмән районы (укытучысы Г.Х.Муллачанова).

Татар әдәбиятыннан: 8 сыйныф укучылары - Рузанна Фастуллина һәм Әдилә Баязитова, Шыкча урта мәктәбе, Төмән районы (укытучылары Г.Х.Муллачанова), Ойша Хисаметдинова, 9 сыйныф укучысы, Яңа Атьял урта мәктәбе, Ялутор районы (укытучысы З.М.Калгаманова); Эльвина Фәтхуллина, 9 сыйныф укучысы, Юрмы урта мәктәбе, Вагай районы (укытучысы Г.А.Гайсина), Диана Хәлиуллина, 10 сыйныф укучысы, Муллаш урта мәктәбе, Төмән районы (укытучысы А.Р.Габдрәхимова), Эльфрида Әхмәдҗанова, 11 сыйныф укучысы, Шыкча урта мәктәбе, Төмән районы (укытучысы Г.Х.Муллачанова).

Икенче турда 103 укучы арасыннан 8 укучы сайланды. Аларның 3се безнеке – Төмән өлкәсеннән килгән кызлар. Бу 3 йолдыз: Рузанна Фастуллина (Р.Вәлеев повестыннан «Мирас» монологы), Элина Хисаметдинова (Ф.Яруллинның «Юылмас хурлык» хикәясеннән өзек), Дарина Ниязова (Р.Вәлеевның «Кеше» шигыре) 2 турның җиңүчеләре! Үзләренең җанга үтеп керерлек иҗади чыгышлары белән барлык жюри әгъзаларын, укытучыларны, балаларны таң калдырдылар.

Балаларның шундый яхшы белемнәре - бу бит укытучыларның олы, фидакарь эше. 1 сәгать татар теле, 1 сәгать әдәбият укытып ил күләмендә  җиңеп кайту - көне-төне бу укучылар белән  эшләү: олимпиадага әзерләү, төрле бәйгеләрдә катнашу, төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрү нәтиҗәсе.

Аларны әзерләгән барлык укытучылар Татарстан Республикасы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, ә балаларга грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Аларның  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов янында бер сәхнәдә басып торуларын шатланып карап утырдык.

Балаларга мәдәни программа да әзерләнгән иде: Казан Кремленә сәяхәт; күренекле язучылар, журналистлар, «Сәләт» яшьләр оешмасы вәкилләре белән очрашулар; К.Тинчурин исемендәге театрда «Кияүләр» спектаклен карау.

Безнең җиңүчеләребезне апрель аенда халыкара олимпиадага чакырдылар. Анда да сынатмаслар дип ышанабыз.

Барлык әти-әниләр, укучылар исеменнән безне 5 көн буе  Казанда олимпиадада катнаштырып, оештырып йөргән апаларга: Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әнисә Алиевага, Яңа Атьял урта мәктәбенең татар теле укытучысы Зөлфия Калгамановага, шулай ук Төмән өлкәсе  мәгариф һәм фән департаменты, районнар, мәктәпләр  администрацияләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Шулай ул, туган телне, туган илне  яратсаң, хөрмәт итсәң, нәтиҗәләр дә югары була!

Зөлфия КАЛГАМАНОВА, Ялутор районы татар теле һәм әдәбияты
буенча методик берләшмәсе җитәкчесе. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума