Материалы

Татар теле һәм әдәбияты курслары узды

последние и лучшие новости искусства в мире

51-8Ноябрь ае ахырында Төмән шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен квалификацияләрен арттыру курслары булып үтте. Өлкәбезнең төрле төбәгеннән килгән укытучылар өчен бу курслар бик кызыклы формаларда оештырылды. Мөгәллимәләр ике көн буена Төмән районының Әширбәков исемендәге Ямбай һәм Төмән шәһәренең 52 нче Кырынкүл урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә үткәрелгән төрле мастер-класслар, интеграцияле һәм презентация проектлы дәресләр, блиц-уеннар, веб квест һәм информацион-коммуникатив технологияле практикумнар уздырылды.

Шулай ук күпмилләтле илебезнең дустанә халыклары тарихы, культурасы белән танышу үзенчәлекле һәм бик кызыклы формада алып барылды. Ул дәресләрдә укытучылар бик актив катнаштылар, кызыксынып сораулар бирделәр, фикерләр белән бүлешеп дәресләрендә кулланыр өчен тиешле файдалы мәгълүматлар җыйдылар һәм мәктәп директорларына, аларның бердәм коллективларына шундый зур әзерлекләре, кунакчыллыклары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Курсларның дүртенче көнендә мөгаллимәләр үзләрен жюри әгзалары ролендә сынадылар. Төмән өлкәсе мәктәпләреннән килгән укучылар тәрҗемәчеләр бәйгесендә катнаштылар. 5-11 нче сыйныф “яшь белгечләре” татар теленнән рус теленә проза һәм шигырь юлларын тәрҗемә иттеләр, бик тырыштылар. Шул ук көнне берничә мәктәп үзләренең этнокультуралы проектларын уңышлы якладылар. Олимпиадада катнашкан барлык укучылар дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Бар укытучылар бу бәйгеләр кирәкле һәм перспективалы дигән нәтиҗәгә килделәр. Укуның соңгы көнендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” һәм “Иң яхшы этномәдәни компонентлы мәктәп” дигән җаваплы ике бәйге уздырылды. Әзерлекле, эчтәлекле, мавыктыргыч формада алып барылган һәм заманча методик кулланмалар белән баетылган дәресләр бик кызыклы үтте. Мәктәпләрен яклап бәйгедә катнашкан укучыларның чыгышлары да бик отышлы булды. Барысы да лаеклы бүләкләнделәр. Тыгыз программага карамастан, күп еллар күрешмәгән дуслар һәм эшли-эшли туганлашып калган коллегалар белән очрашулар үзе бер онытылмаслык вакыйга булды. Шундый мөһим, кирәкле курсларны оештыручыларга зур рәхмәт!

Зәкия СӘИТОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума