Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче татар теле төркеме азрак булса да туган телне өйрәнү мөмкинлеген булдыра. Анда шимбә көнне өч дистәгә якын бала һәм зурлар татар теле нигезләрен белү өчен җыелалар. Төркемнең җитәкчесе Гөлфара Гарипова бер сүз дә аңламаучыларның берникадәр сүз байлыгы туплануын шатланып хәбәр итә. Балалар түләүсез йөрсәләр, зурларга 2шәр сәгатьлек 4 дәрес өчен 1600 сум бирергә кирәк.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.