#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар телен яхшы белүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

20-8Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә “Татар телен яхшы белүче–2015” бәйгесе үтте. Ярышта 7 укучы катнашты. Аларның белемнәрен бәяләр өчен жюри әгъзалары – филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова, шәһәрнең 39 нчы мәктәбе музее җитәкчесе Роза Галиева һәм татар теле укытучысы Тимербикә Фәхретдинова сайландылар. Килгән кунакларны татар теле укытучылары Наисә Гайнельянова белән Әлфинур Касыймова рус һәм татар телләрендә җылы сәламләгәннән соң, сүз үзәк җитәкчесе Александр Градусовка бирелде. Ул һәркемне бәйрәм белән котлап, балаларга: “Хәзер сез ел әйләнәсендә туплаган белемнәрегез буенча имтихан бирәсез - бу шатлыклы хәл.

Һәр халык үз телен, мәдәниятен, тарихын белергә тиеш. Мәдәният, гореф-гадәтләрне, телне белмичә өйрәнәсе авыр ул, шуңа, балалар, татар халкының бай мирасын югалтмас, тулы килеш киләсе буынга тапшырыр өчен сез туган телегезне белергә, өйрәнергә тиеш. Уңышлар сезгә!” – дип, ярышка старт бирде. Тамашачыларны Наисә Камил кызы нәни тел белгечләре белән таныштырды, алар: 9 нчы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары - Зарина Әхмәтҗанова, Әбделгает Зәйнетдинов, Рамир Ахундов; 52 нче мәктәп укучылары - Лариса Аппасова, Зөлфия Хамраева; 72 нче мәктәп укучысы - Элина Кангазина, 13 нче мәктәп укучысы - Азалия Кәримова. 1 нче тур – визитка иде, балалар матур итеп саф татар телендә үзләре белән таныштырдылар. Аннары укучылар язма эш буенча биремнәр үтәделәр дә, тикшерергә жюри әгъзаларына китереп тапшырдылар. Әкиятләр иленә сәяхәт ясап, балалар татар халык әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Алар кайсы әкияттән алынганын табып, төп идеясен, мәгънәсен аңлаттылар. Өй эшен тикшерү тагы да күңеллерәк булды – балалар Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ватан сугышына багышланган шигырьләрне тамашачыларга сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйге барышында укучыларны ял иттереп 72 нче мәктәп укучылары Рөстәм Ташбулатов, Алинә Гайнельянова, 39 нчы мәктәп укучысы Лилия Шәмсетдинова (җитәкчеләре Зәнфирә Дворянских) оста итеп матур җырлар башкардылар. Жюри әгъзалары фикер алышкан арада Наисә Камил кызы укучылар белән төрле кызыклы уеннар оештырды. Туган телен иң яхшы белүчеләр дип З.Әхмәтҗанова, З.Хамраева, Э.Кангазина билгеләнделәр. Катнашучы укучыларга дипломнар, бүләкләр, ә әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шунысы сөенечле – быел бәйгедә телне яхшы белгән, актив, сәләтле балалар катнаштылар. Һәкайсында туган телне тирәнрәк белергә омтылыш, теләк бар. Моны балаларны кызыксындыра, оештыра белүче, чын мәгънәдә үз эшенең остасы булган Н.Гайнельянованың казанышы дип кабул итәргә кирәк.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836