Материалы

Татар теленең, татар милләтенең киләчәге бармы?

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин 1955 елда Ямбай урта мәктәбен тәмамладым. Барлык фәннәр татар телендә иде. Рус, немец  дәресләре да бар иде. Төмәндә Киров урамында 7  йортта татар мәктәбе эшли иде. Ленин урамындагы өлкә китапханәсенең татар бүлегендә Нәсимә апа Заппарова эшләде. Ямбай мәктәбенә дәреслекләрне Казан шәһәреннән җибәрәләр иде. Ямбайда 1953 елда урта мәктәп ачылгач, укытучылар Казаннан килделәр. Алар: Марсельеза, Разия, Гелюфар (Гөлҗәүһәр), Мөслимә, Фоат, Хәсән кызы Әминә, Яхъя, Газиз һәм башкалар. Татарча концертлар, спектакльләр дә куялар иде.

Минем белән унынчы классны тәмамлаганнар югары уку йортларына кереп, зур белемнәр алып, илебезгә яраклы кешеләр булдылар (Имбира, Хәмит, Фәридә, Талип, Рифкать, Майрави, Ринат, Зөфәр, Мәгъзүм, Нурислам  һәм башкалар). Миңа беренче хәреф танытучы укытучыларыма: Фатыйма, Нурия апаларга, урта мәктәптә  белем биргән барлык укытучыларыма да бик бурычлымын. Дөньяви киңәшләр биргән укытучыларыма: Әхтәм Салихов (бик тугры, дөрес яшәүче кеше. Ялган сөйләүчеләрне, илебезне сатучыларны күрәсе килми иде), Әминә Маняпова (матур, кешелекле, кирәгендә булышучы, сөйкемле), Әхмәтхан Усманов (сабыр, кешелекле, ярдәмчел) чиксез рәхмәтлемен. Мине 1956 елның башында Тын океан флотына хезмәткә алдылар. Анда 4 ел радио – телеграфның командиры булып хезмәт иттем. 1960 елның сентябрь аенда Владивостоктан кайттым. Бу вакытларда Ямбай мәктәбендә укуларны рус теленә күчергәннәр иде инде.

Хәзерге көндә балаларыбыз, оныкларыбыз әти-әниләре, әби-бабалары белән, һәм дә үзара рус телендә генә сөйләшәләр. Рус телендә дә, татарча да сөйләшсеннәр. Беркем дә аларга комачау ясамый. Кайбер милләт вәкилләре рус телендә дә, үз телендә дә яхшы беләләр. Аллаһы Тәгалә бу дөньяга безне татар иттереп тудырган. Шулай булгач, без үзебезнең телебезне, сәнгатебезне сакларга тиешбез. Без Габдулла Тукай, Муса Җәлил телендә сөйләшергә бурычлыбыз. Хәлләр болай барса, Казаннан килгән артистларның концертларын да тыңлый алмаслар, мәчетләребездә дә вәгазьләрне аңлаучылар булмас.

Без, авыл олылары, Коръән ашларына йөрибез. Никах укыганчы, никах турында сөйләшкәнче, башта яшь егет белән кызның мөселман икәненә ышану кирәк. Яшьләр шаһитлар алдында: “Лә иләһә илләллаһ Мөһәммәдур Рәсулуллах”, - дип үзләренең  мөселман икәнлеген раслап күрсәтергә тиеш. Муллаларыбыз шул сүзләрне кәгазьгә язып кулларына бирәләр. Кавышучы яшьләребез шул  бер җөмләне дә яхшылап әйтә алмыйлар.

Менә нинди хәлләргә җиттек. Бу кыеш безне кая  алып барыр? Минемчә, безнең балаларны  телне югалту көтә. Балаларыбызга Европа халкының исемнәрен  бирәбез. Минем киленем Казан кызы – Нәфисә. Кызлары тугач, мин яшьләргә әйттем: “Алия” исемен бирегез! Бик  матур!”. Әйткәнне тыңладылар, “Азәлия” дип исем сайладылар. Ир баларына “Әмир” исемен куштылар.

Минем абыйларым безнең илебезне, сәнгатебезне, телебезне саклап калу өчен сугышканнар. Дүрт абыем сугышка киттеләр: бер әниемнән туган Әхмәтрәшит Аширбеков – Советлар Союзы Герое; Тәкиулла, Әхмәтзаһир, Арибулла. Бары да  Бөек Ватан сугыш кырында калдылар.

Хачиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН, Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума