30

coronavirus2

Юбилей саны 

yanarish

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Татарча диктант текстлары

последние и лучшие новости искусства в мире

43-9Быел бөтен дөнья татарлары “Татарча диктант” акциясендә 5 нче тапкыр катнаштылар. Бераз үзгәрәк үтсә дә, һәр теләгән кешегә онлайн рәвештә катнашу мөмкинлеге булдырылды, ТНВ каналыннан турыдан-туры эфирда да, акциянең сайтында да тыңлап язарга була иде. Һәр теләгән кеше 26 сентябрь көнне телевизор каршына утырып, яки смартфонын кабызып, диктант язды.

Татарстанда акциядә катнашучыларга совет чоры татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Гази әсәреннән; РФ регионнарында яшәүчеләр өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы Нәби Дәүли әсәреннән; чит илләрдәге катнашучыларга татар язучысы, педагог, публицист һәм 43-8редактор Афзал Шамов хикәясеннән алынган өзекләр укылды. Язучыларның өчесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхесләр.

Укучыларыбыздан диктант текстларын газета битендә бирергә дигән тәкъдим килде. Шуңа да бүген ике текстны бастырырга булдык. Әле дә үзегезне сынап карарга мөмкин.

Түбән Тәүде районының Урманбаш авылында яшәүче хәбәрчебез Гөлнур апа Хәйруллина: “3 текстны да яздым, - дип редакциягә хат юллаган һәм үзе язган текстларны да җибәргән. Гөлнур апага “5”ле билгесе куярлык. Афәрин!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” повестеннән өзек:

Менә алда кечкенә генә авыл күренде. Дөресрәге, кайчандыр авыл булган да, хәзер инде нигезе генә калган утырып. Янып күмергә әйләнгән өйләр урынында, кабер ташлары кебек тырпаеп, шәрә мичләр утыра. Авылда җан әсәре күренми.

Колонна килеп җитәрәк, каяндыр шунда җимерекләр арасыннан бер әби белән бер кечкенә генә кыз килеп чыкты. Әбинең кулында чиләк, ә кыз кружка тоткан иде. Алар безгә су алып чыккан булганнар. Яннан атлаган немец солдаты йөгереп барды да әбинең чиләген тибеп аударды, кызның кулыннан кружканы алып, аяк астына салып таптады һәм әби белән кызны куарга тотынды. Әби тиз генә китмәде. Яулыгының чите белән күзләрен сөртә-сөртә: «Улларым, балакайларым! Бер Ходай гына сезне коткарсын инде», – диде.

Бу карт ананың сүзләре әле дә минем исемдә. Бүген дә аның кайгылы йөзе күз алдымда тора. Рус анасы безгә үзенең иң соңгы ярдәмен күрсәтергә теләде. Бәлки, икенче көнне ул үз өенең кисәүләре өстенә ятып үлгәндер. Аның туфрагы каршында мин бүген башымны иям. Кайда син, нәни кыз? Мин сине, әгәр бүген очратсам, инде танымам. Шулай да мин сине оныта алмыйм. Әгәр исән булсаң, бәхетле яшә, аппагым! Синең нәни кулларыңнан без су эчә алмадык, ләкин без ул авыр минутларда, сезне күргәч, күпме шатлык кичердек. Без туган илдә онытылмаган идек…

Ибраһим Газиның “Сыерчыклар” әсәреннән өзек:

Туплар гөрелтесенә кушылып, яз килде. Сугыш һәм яз. Берсе үтерүче, берсе тергезүче. Берсен берсе инкарь иткән шушы ике дошман бергә җитәкләшеп килделәр. Туплар үкерде. Кешеләр үлде. Яз үзенең шифалы сулышы белән табигатьне тергезде. Агачлар бөреләрен ачтылар. Тургайлар һавага күтәрелде. Солдатларның талчыккан йөзләре җиңү шатлыгыннан нурланды...

Буш арада без, солдатлар, сыерчыкларның сайравын тыңлап утырабыз. Өйләребезне сагынабыз. Баласы бары — баласын сагынып көрсенә... Сөйгәне бары — сөйгәнен сагынып ямансылый. Иске хатларны чыгарып укыйбыз, карточкалар карыйбыз. Ә сыерчыклар корт ташыйлар, бала туйдыралар. Кайчан гына карама, йә әтиләре, йә әниләре атылып кайтып җиткән була. Алып кайткан азыкны әти-әни боларның авызларына төя-төя дә, шыррр дип кычкырып, яңадан китеп бара.

Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле шулай өзлексез оча, өзлексез ташый, ашата, өстәвенә «шырр» дип юатып китәргә дә онытмый торган бу ата белән ананың хәлдән таеп егылмавына мин шаклар катам.

Бер тапкыр, төн урталары булгандыр... Эшләп утыра идек. Кинәт түшәм ишелеп төшә башлаган кебек булды. Тәрәзә пыялалары чәчрәп идәнгә коелдылар.

Иртән, бит юарга дип, ишегалдына чыксак, йортыбызның кәрнизе умырылып төшкән. Кәрниздәге сыерчык оясы җирдә кирпеч арасында аунап ята. Әниләре, күңелсез генә сызгырынгалап, өй кыегында утыра. Башын борып, безгә таба карый, гүя ул бездән ярдәм көтә...

Никадәр хезмәт әрәм китте! Никадәр ана мәхәббәте, йөрәк җылысы, акыл һәм мускул көче җилгә очты...

Дөньяда яңадан зур сугыш уты кабынса, күпме ананың мәхәббәтен, балага түккән күпме йөрәк канын әрәм итәчәк.

Тел турында

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”

Садри МАКСУДИ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836