Материалы

«Татарча диктант» акциясенә рәхим итегез!

последние и лучшие новости искусства в мире

39-11«Татарча диктант» акциясе 26 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты), дөньякүләм санитар-эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында туры трансляция форматында барачак. Шулай ук, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасының районнарында бер үк көндә уздырыла.

Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: http://diktant.tatar/. Әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама (ссылка) урнаштырылачак.

«Татарча диктант» акциясен уздыру тәртибе:

1) Диктант узачак мәйданчыкны табу;

2) Сайтта теркәлү: http://diktant.tatar/;

3) Кирәк кадәр диктант язачак кешеләрне табу;

4) Диктантны тикшерәчәк кешеләрне табып кую;

5) Бланкларны сайттан йөкләтеп алырга (скачать) һәм кәгазьдә бастырып диктант язучыларга таратырга;

6) Тикшереп, билгеләрне сайтка урнаштыру.

Әгәр өйдә язарга телисез икән:

1) diktant.tatar сайтына керергә;

2) Бланкны йөкләтеп алырга (скачать) һәм кәгазьдә бастырырга;

3) Онлайн трансляцияне ачарга;

4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. адресына яки ватсап номерына җибәрергә: +7 903-066-70-12.

Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.

Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы http://diktant.tatar/ сайттагы шәхси кабинетына кереп, билгеләрне урнаштыра.

Акция – 2016 елдан бирле алып барыла һәм анда безнең өлкәдә дә катнашучылар саны елдан-ел арта. Анда яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, һәр кеше катнаша ала. Аның максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Өстәмә мәгълүматны Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. адресына язып, 8(843) 236-49-66 телефон номеры аша шалтыратып белергә була.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума