Материалы

«Татарча кәпләшкәле берьярым елда өйрәндем»

последние и лучшие новости искусства в мире

39-10«Кемнең кимәсенә утырсаң – шаның ерын ерларсын», - дип көлде Галина Михайловна Сәетова минем: “Ничек татарча сөйләшергә өйрәндегез?” – дигән гаҗәпле соравыма җавап биреп. Чынлап та, ничек гаҗәпләнмисең ди, хәтта ерак сазлыклар арасында урнашкан татар авылларында да яңа теле ачылган балалар русча сөйләшә башлаган заманада яшибез бит! Баксаң исә, бу проблема Галина Михайловнага да таныш икән. Чөнки ул озак еллар авыл башлангыч мәктәбендә җыештыручы булып эшләде. Ул: “Хәзер яшьләр үз телләреннән оялып, урысца гына кәпләшәтеләр куй”, - дип чын күңелдән канәгатьсезлеген белдереп куйды. “Безнең балаларыбыз да, оныкларыбыз да ике телне дә яхшы беләтеләр”, - дип өстәде, күңелгә сөенеч биреп.

Галина Михайловна 1971 нче елда Вагай районы, Шишкино авылында 6 балалы гаиләдә иң кече кыз булып дөньяга килә. Буй җиткәч, 1988 нче елда Ләчек авылы егете Котдус Чигангәрәй улы Сәетов белән гаилә корып, матур гына яшәп китәләр. Яшь кәләшкә татарча гына сөйләшкән гаиләдә башта авыр була. Өстәвенә тормыш иптәше вахта юлы белән эшли. Шул көннәрне искә төшереп: “Нимә эшләем ни? Өйдә беркем русча кәпләшмәйте, ә миңа уңайсыз. Аннары әткәм-инәмнең кәпләшкәннәрен тыңлап утырам да, отып калган җиңел сүзләрне дәфтәргә язып бардым. Ирем кайткач, аннан тәрҗемәсен сорый идем. Аннары йокларга яткач, ул мине татарча сөйләшергә өйрәтә. “Я люблю тебя” ничек була?” - дим, ул: “Мин сине сөям”, - ди. Ә мин: “Мин сине суям”, - дип кабатлыйм. Ә ул: “Ты меня зарезать хочешь что ли?” – дип көлә. Менә шулай берьярым ел эчендә татарча кәпләшә башладым”, - дип әйтә. Аннары ул татар телен белүнең файдасы һәм кызыклы хәлләргә дә китергән очракларны искә алып үтте. “Элек шәһәрдән авылга кайтырга автобуска чират торып билет алулары бик кыен иде бит. Ул чакта 8-9 авылга бер автобус йөрде. Бервакыт минем чиратта этешә-төртешә билет алганымны карап торган татар әби янындагысына: “Кара әле, бу мәткәнең оятсызлыгын!” - дип әйтмәсенмә! Ә мин озак уйлап тормыйча: ”Билет кәрәксә, сез дә “өтеренең”, – дидем. Әлеге әби: “Вай, кызым, син татармы әллә?!” – дип аптырады. “Юк, мин – урыс, минем ирем татар”, - дидем. Менә шулай мин “мәткә”дән тиз генә “кызым”а әйләндем дә куйдым. Аннары ул әби белән сөйләшеп утырдык. Ул миңа: “Татар телен өйрәнгәнеңә олы рәхмәт, кызым”, - дип изге теләкләр теләде. Хәзер туганнарым белән аралашканда кайбер сүзләрне русча әйтә алмыйча аптырап калам. Бервакыт шулай телефоннар булмаган вакытта апама хат язып утырам. “Күрше” сүзенең русчасын хәтеремә төшерә алмыйча, чыгып иремнән сорарга мәҗбүр булдым. Аннары ул бу хәлне мәзәк итеп озак сөйләде”, - диде Галина Михайловна.

Сәетовлар гаиләсенә олы кайгы кичерергә дә туры килде. 3-4 яшьлек игезәк балалары яңа гына салып чыккан зур йортларында янгынга дучар булып, әти-әниләрен тирән кайгыга салдылар. Бу хәл Галина Михайловнаның тормышка карашын төптән үзгәртте. Озакламый ул мәчеткә кереп, Галия дип мөселман исеме алды. Хәзер ул хәтем ашлары уздырып, корбанлыклар чалдыра, садакалар биреп тора. Шул авыр көннәрендә авылдашларының күрсәткән рухи һәм матди ярдәмнәрен бер дә онытмый, һәркеменә рәхмәтле ул. Сәетовлар 3 бала үстерделәр, хәзер 11 оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Кыскасы, алар йортында бала-чага тавышы беркайчан да тынып тормый.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума