Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татарлар: гамәл стратегиясе

последние и лучшие новости искусства в мире

(Ахыры. Башы 39, 41, 42 саннарда)

Халык күңелен һәм моңын саклау

Татар мәдәниятенең иң серле күренеше, аның иң югары чагылышы — моң. Моң – халык күңеленең, эчке гармониясенең үзенчәлекле синонимына әйләнгән күпкырлы төшенчә.

Әйтеп аңлатып булмый торган әлеге хискә һәр татар җанында урын бар. Халык күңеле, уртак кичерешләр, эчке гармония – барысы да «моң» төшенчәсенең төрле төсмерләре. Татар халкының бөтен тәҗрибәсе, күп буыннарның рухи кичерешләре шушы бер сүздә чагылыш тапкан. Үзеңдә моң тәрбияләп буламы? Аны ничек табарга? Бу сорауларга йөрәк җавап бирер.

Үзенчәлекле татар моңы мәдәни күптөрлелек җирлегендә кешенең эчке матурлыгын, ниятләре сафлыгын, максатлары игелеген ачып бирә. Җанга якын халык көйләрен, Илһам Шакировның гаҗәеп тавышын һәм заманча җырларны татарның мәшһүр пентатоникасы берләштерә.

Гадәти гаилә кыйммәтләренә иярү

Өлкәннәргә карата һичсүзсез ихтирам, сабыйларны ихлас ярату һәм тату гаилә төзү – татарларның яшәеш таләбе. Туганлык дәрәҗәсе үзенчәлекләре – ерак һәм якын туганлык — татарлар өчен шартлы нәрсәләр. Нәселнең барлык әгъзалары да – туганнар. Бер-берең өчен җаваплылыкны һәм үзара ярдәмләшүне якын кешеңә карата изге бурыч итеп аңлау шуннан килә.

Гаилә бәйләнешләренең ныклыгы гореф-гадәтләр ныклыгын да билгели. Өлкәннәрнең шәхси үрнәге – үсеп килүче буын өчен иң күркәм тормыш сабагы ул.

Аерым шәхесләрнең, гаиләнең тормыш юлы һәм халыкның күпгасырлык үткәне — кеше үзаңына йогынты ясаучы мөһим факторлар. Күп кенә гаиләләр үз шәҗәрәләрен тиңсез ядкәр итеп саклыйлар. Шәҗәрә — элеккеге буыннарга ихтирам билгесе, ул үзеңнең тарихи тамырларыңны аңларга ярдәм итә.

Бөек тарихи вакыйгаларга катнашың булу, Ватанга һәм үз халкың мәдәниятенә берсүзсез мәхәббәт – болар һәр кешегә бу дөньяда «үзен табарга», үзенең татар дөньясыннан булуын һәм милләтенә тугрылыгын белдерергә мөмкинлек бирүче ныклы нигез.

Россиянең һәм дөньяның чиксез киңлекләренә таралып яшәгән миллионлаган татар кешесе олы татар гаиләсенең бер өлеше булып тора. Туган туфрак җылысы, ата-ана мәхәббәте һәм борынгы риваятьләр – тумыштан килгән әлеге җуелмас хәзинәләребез гомер буе янәшәбездә.

Мәгърифәткә омтылу

Белем кадерен белү, китапка һәм укымышлы кешеләргә хөрмәт белән карау, гыйлемгә тартылу татарларга һәрчак хас булган. Татарлар гасырлар буе Урта Азиянең, Мисырның, Якын Көнчыгышның, Көнбатыш Европаның иң яхшы белем үзәкләрендә укырга омтылган. Курсави, Ялчыгол, Утыз-Имәни, Мәрҗани, Баруди, Бигиев һәм башка күренекле фикер ияләре чит илдә алынган белемнәрен эшкәртеп, җирле шартларга җайлаштырганнар.

Гарәп-мөселман традицияләренең Европадагы яңарышы идеяләре белән кушылмасы татар фәлсәфи фикере феномены тудырган. Ул XIX — XX гасырлар чигендә бөтен мөселман дөньясы өчен маякка әверелгән. Идел-Урал төбәгендәге «Мөхәммәдия», «Буби», «Хөсәения», «Галия» һәм башка мәдрәсәләр зур белем үзәкләренә әверелгәннәр, алар Россия империясенең төрле почмакларыннан һәм башка дәүләтләрдән күпсанлы шәкертләрне үзләренә җәлеп иткәннәр.

Әлеге уку йортларында әзерләнгән белгечләр соңыннан совет мәгариф системасының нигезен тәшкил итеп, дөньяга бик күп күренекле фән һәм сәнгать, сәясәт эшлеклеләрен тәрбияләгән, ТАССРда мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында белем бирүне оештыруда, башка илләрдә милли зыялылар катлавын булдыруда әһәмиятле роль уйнаган.

Татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдин: «Һәрбер кеше вә һәрбер кавем вә милләтнең бәхетле булуларына баш сәбәп – гыйлемдер», – дип язган. Белемгә омтылыш, дөньядагы үзгәрешләргә тиз төшенүчәнлек, фән-техника казанышларын иҗади куллану сәләте – татарларга хас сыйфатларга әйләнгән.

Хәрәкәтчәнлек һәм ирекле үсеш

Күчмә һәм утрак мәдәниятләр кушылмасы татарларның чынбарлыкка җайлашу дәрәҗәсен билгеләгән, бөтен яңа нәрсәне үзләштерү сәләтенә җирлек тудырган.

Татарларга элек-электән үк даими хәрәкәт, алда торган мәсьәләләрне тиз һәм җәһәт хәл итәргә омтылу хас. Ата-бабаларыбыз Алтын Урда чорында ук кыйтгаларның чиксез киңлекләрен үз ватаннары дип санаганнар, алар буйлап сугыш һәм сәүдә максатларында ансат кына күченеп йөргәннәр.

Татарлар өчен азатлык дигән күпкырлы төшенчә зур әһәмияткә ия. Ирек, азатлык, хөррият – барысы да азатлык турында. Үз сәләтләреңне гамәлгә ашыру иреге, үз фикереңне белдерү иреге, үз тарихыңны, үз язмышыңны үзең язу иреге.

Инде Яңа заманда алдан күрүчән татар сәүдәгәрләре Европага да, Казахстан далаларына да, Кытай чикләренә яисә Урта Азиянең кайнар чүлләренә дә тиз генә барып чыга алганнар. Алар Россия базарларын Көнчыгыш базарларына сәүдә җепләре белән бәйләп, икътисади һәм мәдәни йогынтыларын киңәйтә барганнар.

Татар булу

Миллилекнең яңа мөмкинлекләрен эзләү – һәрберебезнең бурычы. Татар мәдәнияте һәрвакыт күп төрле булуы белән аерылып торган һәм шуңа күрә төрле үзгәрешләр чорында тотрыклыгын югалтмаган. Безне бөек гамәлләргә омтылу һәм үз көчебезгә ышану берләштерә. Без төрле-төрле, әмма безнең рухи хәзинәләребез уртак.

Татар булу ул:

рухи хәзинәләребез белән уртаклашу һәм аларны баету;

кайда яшәүләренә, нинди телдә сөйләшүләренә, нинди дин тотуларына карамастан, барлык татарлар белән бердәмлекне ныгыту;

татар дөньясының бай тарихи-мәдәни мирасы белән горурлану һәм үз халкың тарихын өйрәнүгә, телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә омтылу;

белемгә, алгарышка омтылу, үз эшеңә иҗади караш, шул рәвешчә халкыбызның мәдәни һәм акыл мөмкинлекләрен арттыру;

ватанпәрвәр булу, Ватанны ныгыту;

барлык халыклар бергәлегендә татарларның тулы хокуклы яшәешен тәэмин итү, тынычлык һәм татулык саклау;

заманнан калышмыйча, югары тизлектә бару, нинди генә сынаулар булмасын, ияр өстендә калырга, егылмаска, имгәнмәскә тырышу, һәм, ахыр чиктә, максатка ирешү.

Мәдәниятебез, телебез өчен, гореф-гадәтләребезне саклау өчен, үзебезгә, ата-бабаларыбызга кадерле хәзинәләрне киләсе буыннарга тапшыру өчен җаваплылыкны бары без генә үз өстебезгә ала алабыз.

Без үз киләчәгебезне үзебез төзибез. Татар мәдәниятенең ни белән дан казаначагы, балаларыбызның бездән нинди сабак алачагы безнең һәрберебездән тора. Безнең уртак рухи хәзинәләр кыю тәҗрибәләр ясауда, уңышларга ирешүдә таянычыбыз һәм көч алу җирлеге булып тора. Рухи хәзинәләребез – илһам чыганагы, милләтне яңарту, яңа үсеш офыклары ачу өчен бетмәс-төкәнмәс байлык. Иң мөһиме – үз халкың хакына аңлы гамәлләр кылу һәм аңа хезмәт итү.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836