Материалы

Татарлар: Гамәл стратегиясе

последние и лучшие новости искусства в мире

(30 август көнне Казан шәһәрендә «Милләт җыены»нда кабул ителгән стратегия)

«Татар булмасаң, кем син?» – дип мөрәҗәгать итә Шиһабетдин Мәрҗани милләттәшләренә XIX гасырның икенче яртысында. Аның артыннан ук, XX гасыр башында Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә замандашларын татар халкына ике гасырдан бөтенләй юкка чыгу куркынычы янавы турында кисәтә. Бу – карусыз күрәзәчелек түгел, иҗтимагый үзгәреш шартларында татарларны уйланырга, үз халкы хакына аңлы гамәлләр кылуга өндәү теләге.

Татарларга һәрвакыт үз-үзләрен танып белүгә омтылыш хас булган, бу – үсеш юлларын билгеләүнең бер ысулы. Фикер ачыклыгы хак юлдан тайпылмаска, хәрәкәт юнәлешен төгәл күзалларга ярдәм итә. Йөз еллар элек тә шулай булган һәм хәзер дә — яңа дөньякүләм үзгәрешләр, кешелекнең тизләнешле үсеше чорында да шулай булып кала.

Бүгенге көндә татарлар – Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы халык. Җир шарында барлыгы сигез миллионга якын татар яши. Ләкин, тарихтан күренгәнчә, күпсанлы булу гына дөнья күләмендә уңышка ирешүне тәэмин итә алмый. Үз халкының рухи хәзинәләрен аңлы рәвештә кабул итмәсәләр, аның киләчәгенә омтылмасалар, татарлар «милләт» графасында рәсми билге генә булып калырга мөмкин.

Иң мөһим сорау — кем соң ул хәзерге татар кешесе? Дөньяга һәм кешелеккә әйтер сүзе бармы аның? Татарлар бу дөньяны яхшыртырдай идеяләр тудыра аламы? Заман таләпләрен үтәргә әзерме? Россиянең һәм дөньяның чиксез киңлекләренә таралып яшәсәләр дә, үзләрен олы татар гаиләсенең бер өлеше дип санаучы миллионлаган, беренче карашка төрле-төрле кебек күренгән кешеләрне нәрсә берләштерә?

* * *

Татар милли мәдәнияте тарихи үткәнне чагылдыра һәм халыкның хәзерге асылын билгели, ә үткәндә һәм бүгенгедә аның киләчәк рәвешләре һәм мәгънәләре шытып чыга. Мәдәният халкыбызның тиңсез мирасын — гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, телен, акыл һәм сәнгать иҗаты үрнәкләрен берләштерә. Бу хәзинә, һәрдаим яңартылып, киләсе буыннарга тапшырыла килә. Татар мәдәниятенең үзенчәлеге — аның дөньяга ачык булуы, башка халыклар мәдәниятләре белән үзара ярашып, “гадәт вә әхлак алмашып” үсүе.

Татарларның милли мәдәнияте милли үзаңнан башка яши алмый, ә милли үзаң исә үз халкыңның тамырларын һәм рухи хәзинәләрен аңлы рәвештә кабул итүдән ярала.

Татарларда тарихи һәм мәдәни процесслар иҗтиһадның ныклы нигезенә корыла. Хунну мәмләкәте, һуннар берлеге, төрки каһанлыклар, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, урта гасыр ханлыклары заманнарыннан алып татарларның ата-бабалары дәүләтләр һәм бөек шәһәрләр төзегән, сәүдә юллары салган, төрки-татар цивилизациясенең рухи һәм сәнгати мәдәниятенең күренекле үрнәкләрен иҗат иткән. Хәзерге татарларның нәсел тамырлары барып тоташкан халыкларның ике мең елга якын язма тарихы бар. Ата-бабалар казанышларын өйрәнү яшьләрдә дөньяга киң караш тәрбияли һәм яңа буыннарны иҗади хезмәткә рухландыра.

Татарлар гомер-гомергә Көнчыгышта – Көнбатыш дөньяның, ә Көнбатышта Көнчыгышның бер өлеше булып торган. Алар зур-зур тел гаиләләренең һәм дөнья диннәренең үзара актив багланышлары тирәлегендә яшәгәннәр, әлеге цивилизацияләрнең һәркайсының табигый бер өлеше дә, аларның үзара диалогында тоташтыручы буын да булып торганнар.

Татар мәдәнияте үзара хезмәттәшлеккә сәләтен Төньяк Евразиянең байтак җирләре Россия дәүләте составына кергәч күрсәткән. Хәзерге Россия җәмгыяте оешуда заман җәмгыятен барлыккка китерүдә татар мәдәниятенең мөһим тарихи роль уйнаганлыгы бүген ачык аңлашыла.

Татарларның Россия дәүләте хезмәтендә Ватанны ныгытуга керткән өлеше гаять зур. Күп кенә хәрби җитәкчеләрнең, дәүләт эшлеклеләренең, галимнәрнең һәм зыялыларның нәселләрендә татарлар булган. Милләттәшләребез бүген дә, кешелек алдында торучы дөньякүләм мәсьәләләрне хәл итүгә үз өлешләрен кертеп, Россия Федерациясе икътисадының төрле өлкәләрендә, дөньяның төрле почмакларында уңышлы эшлиләр.

Татар халкының XX гасырдагы үсешендә милли дәүләт автономиясе төзелү аерым урын алып тора. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтүче Татарстан Республикасы икътисад, мәдәният, инновацияләр, фән-мәгариф үсеше буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы сафта бара. Ул татар телен һәм мәдәниятен үстерүнең, татар халкының милли тәңгәллеген һәм бердәмлеген саклауның тарихи үзәгенә, ә меңьеллык башкалабыз Казан — татарларны үзенә тартып торучы милли-мәдәни үсеш мәркәзенә әверелде.

Зирәк Алмыш әмирнең, шигъри фәлсәфәче Кол Галинең, бөек вәгазьче һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең, халык күңелен кузгаткан Габдулла Тукайның, кыю генерал Гани Сафиуллинның, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм башка бик күп күренекле шәхесләрнең мәңгелек образлары — лаеклы үткәнебезнең символлары, хәзерге һәм киләчәк буыннарга рухи маяклар. Алар яшь варислар күңелендә ата-бабалары гамәлләре өчен горурлык хисләре тудыра, бүгенге көндә алар үрнәгендә үз халкыңа фидакарьләрчә хезмәт итү, үз киләчәгеңне, милләт киләчәген яхшыга үзгәртү мөмкинлеген күрсәтеп тора. «Мин татармын» — татар халкының бай мәдәни тәҗрибәсеннән чыгып иҗади фикер йөртү формуласы ул.

(Дәвамы киләсе саннарда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума