Материалы

“Театр яктылыкка, нурга илтә”

последние и лучшие новости искусства в мире

15-5Танылган шагыйребез Габдулла Тукай әйтеп калдырган бу сүзләр театрның девизы булып торалар. 27 март – театр көне уңаеннан татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре буенча курсларда катнашучылар татар телендә спектакль әзерләргә уйлаганнар. Остазлары Рафаэль хаҗи Гадеев татар халкының “Ике кыз” әкияте белән таныштырган. Әкиятнең тирән эчтәлекле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуы да күңелләренә хуш килә.

Өйрәнелгән сүзләрне практикада кулланыр өчен дә бик уңай ул спектакль кую.

Кунакка өлкә Диния нәзарәте әгъзалары, мәчетләрнең якшәмбе мәктәпләре укытучылары һәм мәчетләргә йөрүчеләр килделәр.

Идея авторы Рафаэль Галимҗан улы үзе болай дип сөйләде: “Бөтендөнья театр көне бит, без дә катнашырга булдык. Аннары, укучылар алган белемнәрен тормышта кулланыр, татар теленә кызыксыну хисләрен уятыр өчен дә кирәк.

Кыска вакыт эчендә әзерләндек, курсларга йөрүчеләргә һәм кунакларга бик ошады. 26 апрельдә - Туган тел көненә «Тукай һәм дин» кичәсендә катнашырга теләделәр.

Туган телебезгә кызыксыну уяту, аны тормышта куллану һәм киләчәк буынга тапшыру - бу изге теләгебез. Тагын да бу чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланып үтте.

«Ике кыз» әкиятенең эчтәлегендә нәрсә ята? Моны Изге Коръән белән бәйләп әйткәндә, ятимнәрне кимсетмә, аларның хакына кермә, гаилә бәхете, ир белән хатын мөнәсәбәтләренә бәйле. Әкияттә бөтен җәнлекләр: куян, төлке, бүре, аю «Яхшылыкка-яхшылык», - дип әйтәләр.

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков чараны оештыручыларның энтузиазмын һәм тырышлыгын югары бәяләп, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен саклап калуга ярдәм итә торган мондый мәгърифәт акцияләре үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Соңыннан бергәләшеп татар халык ашлары белән сыйландык: чәк-чәк, кыстыбый, өчпочмак, урама, кош теле һ.б. – ни генә пешермәгән курсларга йөрүчеләр!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума