#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тел бетсә, үзебез дә бетәбез

последние и лучшие новости искусства в мире

1960-1970 елларда мәктәпләрдә саф татар телендә укып чыктык. 1нче сыйныфтан 10нчы сыйныфка кадәр рус теле, әдәбиятыннан башка фәннәр бары тик татар телендә укытылды. Шул елларда татар телен укытуга игътибар биргән түрәләргә, ил башлыкларына рәхмәтлемен. Нинди бәхетле чорга туры килгәнбез. Гаиләдә “әни”, “әти” дип телебез ачылса, мәктәпләр безнең белемебезне үстерде, телебезне баетты, телгә – милләткә рухи көчебезне арттырды. “Мин татар” дип, яшьтән үк чәчрәп тордык, бездә горурлык хисе көчле иде. Әгәр дә ана телем, себер теле белән генә чикләнеп калган булсак, әдәбиятсыз бүгенге көнемне күз алдына да китерә алмыйм. Татар теле һәм әдәбияты минем өчен хәзинә, зур байлык.

Ерак сазлыклар арасында туып-үсеп, кая гына барсам да, бернинди кушымтасыз үземне бары тик “татар” дип йөрдем һәм йөрим дә. Әби-бабаларыбыз нинди авыр чакларда да татар телен, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калганнар бит. Тарихка күз салсак, татарның иң аянычлы язмышы, чукындырулар, телне бетерүләр һаман да кабатланып тора. Ничек шулай милләт язмышы белән уйнарга була икән? Ә бит әгәр дә син икенче милләтнең телен, гореф-гадәтләрен, динен ихтирам итсәң, үзең дә хөрмәттә буласыңны аңламыйлармы икән? Революциягә кадәр һәм аннан соң чит илләргә күчкән татарлар (алар да рәхәткә түзә алмыйча китмәгәннәрдер) бүгенге көндә Татарстанга килеп, туган телләрендә сөйләшеп, җырлашып, аралашып китәләр. Аларга “афәрин” диясе генә кала. Чит җирләрдә алар бер-берләре белән аралашып яшиләр. Туган илләрен сагынып, милли ашларын пешереп бер-берләрен сыйлаганнар, телләрен, диннәрен саклап кала алганнар.

Татарны да, башка милләтләрне дә берләштерү безнең заманда җиңел эш түгел. Моны тарих та раслый. Бүген Украинадагы, Сириядәге һәм башка илләрдәге хәлләр дә шуның бер дәлиле булып тора. Шушы тарих сабакларыннан өйрәнеп булса да, милләтебезне саклап калу өчен уртак тел табарга, бердәм булырга иде безгә. Паспортларда милләтне язу бетерелде, хәзер инде тел бетсә, безнең милләтебезнең эзе дә калмаячак. Тилмереп, мөлдерәп карап торган ике күзебезне санамаганда. Шундый чаклар җитәр, мин татар милләтеннән, дип кычкырырсың, әмма сине ишетүче булмас һәм шулай ук татарлыгыңны дәлилли дә алмассың.

Сугышка кадәр һәм сугыштан соң татар телендә укыган балалар себер җирендә язучылар, шагыйрьләр булдылар. Аларның иҗат чишмәләре агып тора, яңадан-яңа китаплары дөнья күрә. Никадәрле үзебезнең иҗади кешеләребез үсеп чыктылар.

Ә бүгенге бала-оныклар татар телен бөтенләйгә белмиләр, чөнки әти-әниләре, әби-бабалары русча сөйләшәләр. “Яңарыш” газетасына яздырып йөргәндә “Мы не читаем, не понимаем”, – дигән сүзләрне адым саен ишетергә туры килә. “Татарлыгыгыз өчен язылыгыз, өстәлегездә булса да газета ятсын, көн саен ике күз булса да өйрәнсеннәр”, - дигән үгет-нәсихәтләр бирә башладым. Аннары кайсылары язылалар. Әби-бабайлар каны тамырларында агучылар бар әле күрәсең. Миллилек кипмәгән, әмма тел онытылган. “Балык” башыннан чери” – дип, тел мәсьәләсендә ил түрәләрен генә сүгеп ятып булмый, кеше өйрәтүдән дә мәгънә юк. Озак уйлап тормыйча, ял көннәрне оныкларга татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирә башладым. Олылары олы инде, ә менә кечеләрен әле бөгеп була. Аларның тал чыбыгы кебек сыгылмалы чаклары. Айшә 1нче сыйныфта, София белән Дәүләт 2нче сыйныфта укыйлар. Дәрес вакытында 7 айлык Ибраһимны да яныбызга утыртып куябыз. Оныкларымның игътибар белән тыңлауларын, татар хәрефләре белән сүзләрне язып, шулай ук укуларын ишетеп шаккаттым. Тел, милләт һәм аның үзенчәлекләрен сөйләгәндә аларны кызыксынып тыңлаулары нигә тора. Аларга карап күңелләр күтәрелеп китте.

Беренче төркем оныкларга өлгерә алмадым, дөресрәге, авыз ачып ятып калдым. Алар тиз генә үсеп тә киттеләр. Бу икенче партия оныкларга өлгерәм әле, Аллаһы боерса, укырга да, язарга да өйрәтәм.

Нигә, барысы да үзебездән тора бит. Татар теленең үлемгә бара торган эпохасы башлана, дигән хәбәрләр ишетелә. Шул эпоханы ярып чыгабыз әле, Аллаһы боерса. Без бит татарлар! “Татар” – дигән милләт бөтен Җир шарына маяк һәм үрнәк. Кирәк булса, балаларыбызны үзебез укытырбыз, моңа беркем дә тыю мөһере суга алмас.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836