Материалы

Теләгенә ирешүче

последние и лучшие новости искусства в мире

48-7“Наилә - 1. Теләгенә ирешүче. 2. Файда. 3. Бүләк” дип аңлатма бирелгән бу исемгә Г.Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли” китабында. Чынлап та, бу тырыш, булган кызның исеме җисеменә туры килә.

Наилә Кәримова Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 8 классында белем ала, “бик яхшы” билгеләренә генә укый. Гаиләдә өч баланың иң өлкәне. Мәктәптә татар һәм рус теле, әдәбияты, тарих фәннәрен яратып үзләштерә. Җырлый, шигырь сөйләү остасы, төрле чараларны алып бара, әле ирекле көрәш белән дә шөгыльләнә башлаган.

- 5нче класста таныштым мин аның белән, - дип сөйли башлады укучысы турында аңа татар теле һәм әдәбияты серләрен төшендерүче Рузилә Исмәгыйлова. - Мәктәп күләмендә үткән чараларда катнаштыра башладым. Үзе актив, стенгазеталар әзерләүдә дә тырыша иде, тик рус телен якынрак күрә. Башта түгәрәккә тарттым. Иң элек Муса Җәлилнең “Күлмәг”ен, “Кызыл ромашка”сын өйрәнде. “Таң йолдызы”нда призлы урыннар алдык. Муса Җәлил юбилеена багышланган, “Бәхетле балачак”, “Гадулла Тукай һәм аның замандашлары” ил күләмендәге бәйгеләрдә катнаштык. Үзенең белемен арттырыр өчен бөтен көчен куя ул. Быел Казанга “Сәләт” лагерына да барып кайтты. Үткән ел район олимпиадасында сигезенче урын алган булса, быел барлык биремнәрне вакытында башкарып, кирәкле китапларны укып, үзлегеннән өйрәнеп беренче урынны яулады. Баланың үзенең тырышлыгы да зур роль уйный һәм апасының булышлыгы кирәк. Казанга барып кайту да татар рухын күтәрергә ярдәм итә аларга. Тагын да үткән ел халыкара бәйгеләрдә, олимпиадада катнашу, уңышка ирешүчеләрнең җәйге лагерьларга барулары күпләргә татар теле белән кызыксынуга этәргеч булды. Гади, эшчән Наилә дуслык кадерен дә белә, класста да хөрмәт итәләр аны. Өендә әнисенә генә түгел, әбисенә дә барып булышып килергә өлгерә. Әбисе булган балалар миһырбанлы, кешелекле булалар. “Теләге булган баланы укыту савап, теләксез баланы укыту вакытны бушка уздыруга тиң”, - ди иде әбием”.

Наилә күбрәк гуманитар якка игътибар итә, киләчәктә укуын да Казан федераль университетында дәвам итәргә уйлый. Казан бик ошаган аңа, Болгарга, Ак мәчеткә, андагы табигатькә сокланып кайткан.

Теләкләреңә ирешеп, әти-әниеңә бүләк булып, халкыңа файда китереп яшәргә насыйп булсын, Наилә!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума