#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тел һәм мәдәният турында

последние и лучшие новости искусства в мире

Исәнмесез, хөрмәтле “Яңарыш” хезмәткәрләре! Газетаның 8нче санында (2016 ел) бастырылган Хисаметдин Мәһдиевның “Телебез өчен борчылып” дигән мәкаләсен укыгач, мин дә язмакчы булдым. Балалар татарча белмиләр, дип әйтәсе дә килми. Өлкәнең барлык районнарында татар мәдәнияте көннәре гөрләп узды. “Яңарыш” барысын да язып барды, ә без рәхәтләнеп укыдык. Мәсәлән, безнең Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында “Таң йолдызы” смотр-конкурсы, “Халык сәнгате” фестиваленең сайлап алу турлары иртәнге 10.00 сәгатьтә башланды, ә 16.00 сәгатьтә тәмамланды.

Балалар күп иде, сәхнәгә күтәрелергә чират зур, безне, өлкәннәрне, ахырда гына чыгардылар. Сабыйлар биеделәр, җырладылар, гармун-курайларда уйнадылар. Шуларны күреп-шатланып, алар татарча белмиләр, дип әйтергә тел бармый. Безнең татар балаларыбыз русчаны да яхшы белсеннәр. Аларның бит югары уку йортларында укыйсылары килә. Университет-академияләргә укырга керер өчен имтиханнар бирәсе бар.

Безнең Эске авылында кайбер кешеләр “Очрашулар”ны карый алмыйлар, чөнки гади телевидение антеннасына приставкалар ялгап куялар. Анда 20 канал теркәлгән, ә Төмәннеке юк. Миндә, мәсәлән,  “Триколор”, анда “Татарстан Яңа гасыр”, БСТ, “Мәйдан”, “Курай”,  “Туган тел” каналлары, “Күңел”, “Юлдаш” радиостанцияләре теркәлгән. Алар тәүлек буена эшли. “Мәйдан” каналында еш татарча кинолар, спектакльләр күрсәтәләр.

Безнең Чугунаево мәдәният йортында вакансия булса да, эшләргә татар мәдәният хезмәткәре юк. Бу бик кызганыч хәл.

Рәхимҗан МУЛЛАКОВ, Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836