Материалы

“Тел сагында торам”

последние и лучшие новости искусства в мире

25-13Мин себер татарымын,
Яфрагы туган җирнең.
Тынгы белмәс йөрәкле,
Вәкиле ярсу илнең.

Галия Абайдуллина   

Олы яшьтәге апалар белән очрашып сөйләшкәндә, алар халыкның киләчәгенә, татар теле көндәлектә югалып баруын әйтеп: «Татар теле торада бөтенләй ишетелмәйте. Ник аны беркем дә уйламайты», - дип зарланалар.

1950-1960 еллар. Татар авылларында безнең күренекле укытучылар, мәктәп директорлары җаваплы, намуслы эшләре белән, бик күп көч түгеп, мәктәпләрне югары дәрәҗәгә күтәрделәр. Тубыл шәһәрендә 15 нче мәктәпнең югары белемле укытучылары Төмән өлкәсенең татар мәктәпләреннән килгән балаларга белем бирделәр. Г.Тукайны да, М.Җәлилне дә, А.Пушкинны, татар әдәби телен, рус телен дә яхшы белә идек. Себер татар телендә дә сөйләшеп яшәдек.

1960 ел уртасында татар мәктәпләрендә укыту рус теленә күчерелде. Төрле үзгәрешләр башланды, татар авылларында мәктәпләр ябылды, югары уку йортларында татар теле бүлеге дә юкка чыкты. Китапханәдә викторинага китап кирәк дип сорагач, бернинди татар китап юк, дип җавап бирделәр.

Тарихчылар себер татарларын – Себердә төп халык, дип саныйлар, себер татар телен – борынгы тел дип расладылар.

«Тел сагында торган талантлы кешеләребез дә бар. Галия апа Абайдуллина армый-талмый, олы яшьтә булуына карамастан, телне саклау, баету, татар әдәбиятын үстерү өстендә эшли.

Искә төшереп китәм. 2000 нче елда «Яңарыш» редакциясендә җыелган һәм бастырылган шигырьләренә югары бәя биреп, редактор Азат абый Сәгыйтов коллективы белән ике шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарды: «Гафу итәрсезме, чәчәкләр?» һәм «Кая, болыт, болай ашыгасың?» «Гаепсез корбаннар» поэмасы Клим абый Садыйков редакцияләвендә басылып чыкты. Поэмада авылның гаепсез кешеләренә юктан гаеп тагып, куркытып сөргеннәргә, төрмәләргә алып китеп юк иткәннәр. Ятим калган бала-чага ачлыктан, авыр тормыштан бик күп газап чиккән. Бик көчле әдәби-нәфис басма.

Бу китапларны укып чыккач, Галия апаның иҗатына бөтен күңелем белән гашыйк булдым. Тирән эчтәлекле, гади татар телендә язылган. Кечкенә балаларга да, зурларга да аңлаешлы әсәрләр иясе икәнен аңладым.

Бүгенге көндә Галия апа Абайдуллина 30 китап авторы. Барлык чыккан китапларына нәтиҗә ясап чыгарлык түгел. Бу эш инде әдәбият белгечләре эше. Бүгенге көндә «Тормыш сабаклары» китабы спонсор көтеп ята. Бу инде 31 нче китап була. Өлкән яшьтәге автор өчен бу бик зур хезмәт инде.

Галия апа яшь иҗат кешеләренә дә ярдәм итә. Земфира Шәрипованың «Себер касинә» китабының тәрҗемәчесе. Китапка Галия апаның үзе иҗат иткән бәетләре, җырлары, такмаклары, халык уеннары, йомаклары, табышмаклары, мәзәкләре кертелгән.

Тәрҗемәче эшләрен дә башкара. Бәхтияр Агишев тәкъдиме буенча Б.Сөләймановның шигырьләрен, Габдел Мәхмүтнең әкиятләрен русчадан себер татар теленә күчерде. Алга планнары да җитәрлек: автобиографик повесть өстендә эшли. Хуҗа Насретдиннең һәм үзе иҗат иткән мәзәкләрне себер татар телендә китап бастырып чыгару өмете дә бар.

Галия апа бик гади, кунакчыл шәхес. Коллегаларын, дусларын чакырып очрашулар да оештыра. Һәр кешене җылы йөз белән каршы ала. Чакырып алсалар, күрше авылларда да күрешү кичәләрендә катнаша.

Күптән түгел ветераннар җыелган юбилей кичәсендә булган идем, анда Галия апа турында сүз чыкты. Һәркем үз фикерен әйтте:

«Без милли автономияле җирле халык. Себер татар язучылар оешмасы да бар. Әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендә югары белемле белгечләребез дә бар. Уңышлы, сәләтле халкына хезмәт иткән шагыйрә Галия Абайдуллинаның иҗатына югары бәя биреп, кадерен белергә вакыт җиткән», - дигән өметтә калдылар.

Үзенең шагыйрьләрен, язучыларын олыламаган, белмәгән халыклар юк шикелле дөньяда. Галия Абайдуллина – «Себер татар халык шагыйрәсе» исеменә лаек булырга тиеш дигән теләктә калабыз.

Равия ТИМИРОВА, Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума