Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Теле барның – иле бар

последние и лучшие новости искусства в мире

16-12Быелгы уку елында Тубыл районы, Полуяново урта мәктәбендә барлык район мәктәпләреннән татар теле укытучылары семинарга җыелдылар. Мәгариф федераль укыту стандартларына (ФГОС) күчкән чорда “Укучыларда үзәк компетенцияләрен формалаштыруда замана технологияләр куллану” дигән темага район семинары бик урынлы булды. Беренче ачык дәресне татар теле укытучысы Зөлфия Миршат кызы Мөхәммәтуллина күрсәтте. 3нче сыйныф укучылары үзләренең оста сөйләү, фикер йөртү, китап белән эшләү, матур уку күнекмәләрен булдырдылар. Зөлфия апаның тырышлыгы, иҗади эшләүче педагог икәне күренеп тора. Дәрес барышында балалар дәрес темасын, максатларын ачыкладылар, текст өстендә эшләделәр.

5-7нче сыйныфларда “Шушы җирдән, шушы туфрактан без” дигән темага әзерләнгән класстан тыш чараны шулай ук Зөлфия апа алып барды. Бу дәрескә шагыйрәбез Галия апа Абайдуллина да килгән иде. Аның шигырьләрен укучылар сәнгатьле итеп сөйләделәр.

  Шулай ук “Россия берлеге – халыклар дуслыгында” дигән темага багышланган чараны Ирина Васильевна Ступакова бик кызыклы итеп үткәрде. Монда төрле халыкларның милли бәйрәмнәре, ризыклары, җырлары турында сүз барды. Милли ашлардан күргәзмә әзерләнгән иде. Презентацияләр белән бизәлгән бәйрәмдә балалар рус, азәрбайҗан, татар халык биюләрен биеп, җырларын җырладылар. Без шатланып кайттык, чөнки мәктәп җитәкчесе рус милләтеннән булса да, татар телен, халкын, туган тел укытучысын хөрмәт иткәне күренеп тора. Чыгышлардан соң семинарда ачык дәресләргә кыска анализ ясалды, аларга яхшы бәя бирелде. Бу семинар, гомумән, безнең күңелләрдә якты хис калдырды. Семинарны оештыручыларга рәхмәт белдереп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Гөлшат ТУРЫШЕВА,
Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбенең татар теле укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836