Материалы

Телебез өчен борчылып

последние и лучшие новости искусства в мире

Авылларда халык саны кими, шуңа да аларда мәктәпләр ябыла. Балалар зуррак авылдагы мәктәпләргә йөреп укыйлар. Татар авыллары да бетүгә бара. Рус мәктәпләренә күчкән укучылар туган телләрен бөтенләй укый алмыйлар. Мондый хәлләр туган телебезгә зур йогынты ясый. Еракта урнашкан татар авылларында да балалар урамда русча сөйләшәләр. Югары уку йортларында татар бүлекләре дә бетте. Кем гаепле? Көрәшмибез телебез өчен, балаларыбыз үз телләрен оныталар. Татар иҗтимагый оешмалары утырышлары да татарча алып барылмый. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын мактанырлык итеп укыткан укытучылардан үрнәк алырга кирәк.

“Дусларга сукмак” радиотапшыруы да унбиш минутка гына калды. “Тюменское время” телеканалындагы татар тапшыруында да татар телен ишетәсе, үз телебездә карыйсы килә. Кызганыч, “Россия” телеканалындагы “Очрашулар” сирәк күренә башлады, аның өчен күп тырышлык куйган Гөлсинә Ниязовага бик рәхмәтлебез. Дин өлкәсенә тукталганда, ни өчен вәгазьләр рус телендә сөйләнә?

Аерылмыйк әле, татарлар, бергәләшеп эшлик, балаларны татарча өйрәтеп үстерик, татар мәдәниятебезне сеңдерик. Алар безнең киләчәк түгелмени?

Хисаметдин МӘҺДИЕВ, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума