Материалы

Телебез ышанычлы кулларда

последние и лучшие новости искусства в мире

Асия Зимагулова белән якыннан танышуым безнең Усак мәктәбендә рус һәм татар телләреннән семинар үткәндә булды. Ул елларда  милли мәктәпләрдә эшләүче тел укытучылары аерым бер методик берләшмә иде. Җитәкчебез һәркайда билгеле шәхес – Зәйтүнә Марганова иде. Семинарлар елына 3 тапкыр үтә. Ашыкмыйча гына фикер алышулар, дәресләр карау, мәктәпнең методик эшләре белән танышу, чәй янында сөйләшүләр... Хәзер инде шул көннәрне сагынып сөйләргә генә кала.

Татар әдәбияты буенча дәрес биргән тәҗрибәле укытучы Жануфа апа Абушеваның дәресенә төпле анализ ясаучы Асияне күреп, татар теленең киләчәге ышанычлы кулларда булуына шатландым.

Озакламый үзем дә татар теле һәм әдәбиятыннан укыта башладым. Безнең мәктәп район мәктәпләреннән еракта булгач, проблемалар еш туа иде. Асия Юрис кызы һәрвакыт ярдәмләшеп, яңалыклар белән таныштыра торды. Өлкә күләмендә үткәрелгән семинарга да укучыларым белән бергә Казанлы мәктәбенә дәрес бирергә чакырып китерде. Укучыларым башка мәктәпләрдән килгән балалар белән танышып, аралашып бик канәгать булып кайтканнар иде.

Хәзерге көндә дә Асия районыбызда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Акыллы җитәкче дә, киңәшче дә ул коллегалары өчен.

Мин инде лаеклы ялда. Ә Асия һәрвакыт шалтыратып хәлемне белешеп тора.

Асия, акыллым! Соң булса да сине олы юбилеең белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телим сиңа. Яңа уку елы сиңа шатлык-куанычлар гына алып килсен. Теләгән һәрбер теләгең кабул була күрсен.

Сине яратып Галия апаң АБНАЗЫРОВА, Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума