#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тәнәфес”

последние и лучшие новости искусства в мире

39-13Шул исемдә Төмән районының Индрәй этномәдәни мәктәбендә газета чыгып килә. Бу бәхеткә алар 2019 елда “Мәктәп базасында күпфункцияле үзәк булдыру” проектын яклап, район грантын откач ирешәләр. “Тәнәфес”не төп булдыручылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова белән башлангыч класслар укытучысы Зәкия Сәитова бу эшне быел да дәвам итәчәкләрен, балаларның да, әти-әниләрнең дә һәр санын яратып кабул итүләре турында сөйләделәр.

- Хөрмәтле укытучыбыз Галия апа Сагидуллина газета чыгарып килә иде. Аннан соң бу эш тукталып калды. Һәм менә яңадан башлап җибәрергә булдык, - дип сөйләп китте Рузилә Шәрифулла кызы. – Зәкия Әкрам кызы аңа матур исем тапты – “Тәнәфес” дип эшләп киттек. Үткән уку елында Винзили мәктәбенә йөреп укысак та, газета әзерләүне туктатмадык. Ике-өч санын төсле итеп әзерләсәк, калганнарын аклы-каралы итеп чыгардык. Укучыларга, ата-аналарга тараттык.

Газетаның төп эчтәлеге, әлбәттә, мәктәп тормышы. Мәктәптә үткән чаралардан репортажлар, укучыларның мәкаләләре урын ала иде. Әниләре, әтиләре турында язган иншалардан өзекләр бирәбез.

Тагын шунысы бар: туган телләрен белмәүчеләр, рус милләтендәге укучылар өчен күбесен рус теленә тәрҗемә итеп бирә идек.

Газетаны алар быел да бергәләшеп чыгарырга булдылар.

39-12“Тәнәфес”нең девизы: “И туган тел, и матур тел! Г.Тукай”. Ул балалар һәм яшүсмерләр газетасы булып санала. Минем кулга эләккән декабрь, февраль саннарында сүз Яңа ел бәйрәме уңаеннан үткәрелгән чаралар, туган тел, 5а классы укучыларының татар теле көннәрендә әбиләре, әниләре пешереп биргән татар халык ашларын ясап күрсәтүләре турында язмалар белән танышырга була.

Индрәйлеләрнең бу эшләрен хуплап, рәхмәт кенә белдерәсе килә.

Ә башка этномәдәни мәктәпләрдә газета чыгарыламы? Язып җибәрегез әле безгә дә. Өлкәбез халкы сезнең матур эшләрегезне күрсен, белсен.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836