Материалы

Әтнә театры – иң өлкәне

последние и лучшие новости искусства в мире

8-7Әтнә театры тарихы Татарстан Республикасында иң өлкән коллективларның берсе булып исәпләнә.

1918 елда үзешчәннәрнең Казан артисты Фәхриевның “Бәхет кошы” исемле ике пәрдәлек коме­диясен сәхнәләштерүдән башланып киткән ул. Бу комедияне халык шулкадәр яратып карый, хәтта, залда яңа кешеләр белән спектакльне бер-бер артлы ике мәртәбә куйсалар да, карамаганнары да кала. Шулай дәртләнеп башланган эш акрынлап киңәя, зуррак сәхнәгә күчә, үсә һәм 1932-1936 елларда колхоз-совхоз театрының күчмә филиалы булып та эшләп ала. 1966 елда төрле җитәкчеләр белән күп төрле әсәрләр сәхнәләштергән Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективына халык театры исемен бирәләр. Бу исемне лаеклы яклап, алар ил күләмендәге төрле бәйгеләрдә катнашып, югары урыннар яулап кайталар.

Җитәкчесе Гомәр Мәрданов “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены, коллектив “Зур алтын медаль”, артистлар “Кече алтын ме­даль” белән бүләкләнәләр.

Аннан соң да гел уңышлар елмаеп кына тора, тырышлык, максатчанлык матур нәтиҗәләргә алып килә. Күп төрле бүләкләр, исемнәр белән бергә дәүләт статусы һәм Г.Тукай исеменә лаек булалар. Профессиональ театр талантлы яшьләр белән тулыланып тора, төрле жанрдагы спектакльләр барлыкка килә. Инде өченче ел труппа авыл тамашачысын гына сөендереп калмый, ә Республикада һәм аннан читтәге өлкәләрдә дә танылырга өлгерә: Себер, Мәскәү, Ульян, Самара, Оренбург төбәкләрендә Әтнә театрының спектакльләрен халык һәрвакыт үз итә һәм ярата.

11-13 мартларда өлкәбезгә алар Зөлфәт Хәкимнең «Язын бозлар акканда» музыкаль драмасын алып киләләр.

Әсәрнең эчтәлеге болайрак: беркемгә дә билгеле булмаган үзешчән композитор Вәяз, радиодан яшь җырчы Гөлия Мәмдиеваның тавышын ишетеп гашыйк була, аңа җырларын бирергә хыяллана, ләкин әлегә яшь егетнең торырга үз куышы да юк. Ул классташы Әмирне очратып, ел да бозларда агып китүче балыкчы - Гакиф йортында яши башлый. Нишләргә белмәгән егетләр фахишә чакыртырга уйлыйлар һәм төрле маҗараларга дучар булалар: бурычын сорап фатир хуҗасы килә, балыкчы карт кайта, бер-бер артлы кызлар килә. Ләкин мәхәббәт барын да җиңә.

Үзенең 95 ел эшләү дәверендә үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен һәм мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, милли театр үсешенә зур өлеш керткән Әтнә театры чыгышы төмәнлеләр күңеленә дә хуш килер. Күңелләрне дә рухи азык белән баетып кайтыйк, якташлар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума