Материалы

Тубылда шигърият бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

12-5Узган атнада “И туган тел, и матур тел” дип аталган шигърият конкурсы себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Бәйге ел саен Халыкара туган тел көнендә үткәрелә иде, быел салкын көннәр, мәктәпләр карантинга ябылу сәбәпле, оештыручылар март аена күчерделәр. Элекке елларны бәйге шәһәр күләмендә узса, быел бәйгедә районнардан килгән мәктәп укучылары да катнаштылар. Сиксәнгә якын бала дөньякүләм танылган һәм җирле шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Күпчелеге җитәкчеләре белән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Резедә Вәлиеваның шигырьләрен сайлаганнар, җирле авторлардан Булат Сөләйманов, Сәгыйть Сагитов, Галия Абайдуллина, Гөлнур Хәйруллина, Гөлфизәр Абдрахманованың шигырьләре яңгырады.

Маслау авылыннан килгән башлангыч сыйныф укытучысы Разия Мамееваның укучысы Али Гаҗикәримов, бу мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмаса да, бәйгедә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Тубыл шәһәренең тугызынчы мәктәбендә “Туган тел” түгәрәген Ринал Абдурахманов икенче ел алып бара. Бу мәктәп укучылары да бәйгедә катнашып, дипломлы булдылар. Катнашучылар арасында балалар бакчаларыннан кече яшьтәгеләр, башлангыч сыйныф укучылары күп иде. Бу күренеш милләт җанлы тәрбиячеләребезнең, укытучыларның, әти-әниләрнең тырышлыгын дәлилләде. Бай тарихлы, җырлы, моңлы татар телендә күп шигырьләр яңгырады. Быел рус балалары да татар телендә шигырьләр өйрәнеп килгәннәр. Катя Логинова Г.Тукайның ”Туган тел”ен, Милена Логинова Б.Сөләймановның шигырен сөйләделәр, Эльмира Папеян әрмән телендә шигырь сөйләп өченче урынга чыкты. Төрле милләт вәкилләре һәм төрле яшьтәге катнашучылар сәхнәдән талантларын күрсәттеләр. Урта һәм өлкән яшьтәге катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле дипломант исеменә Римма Шәрипова лаек булды; икенче дәрәҗәне – Фәүрия Ниязова, өченчене Рузилә Юнусова алды.

Дәрәҗәле жюри әгъзалары: педагогия фәннәре кандидаты, күп еллар бу вазифаны башкаручы Клим Садыйков, филология фәннәре кандидаты Алсинә Фәттакова һәм жюри рәисе - тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских катнашучыларның шигырьләрне сәнгатьле сөйләүләре, артистлык осталыклары, дикцияләре, милли костюмнары буенча бәя бирделәр. Мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан килгән катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле дипломант исеменә Рузанна Тәүлетбакиева, Ләйсән Гарифуллина, Лениза Азанова лаек булдылар. Икенче дәрәҗәле дипломнар белән Карина Бакиева, Альберт Колмәмәтов, Регина Фазылова, Ләйлә Насыйбуллина бүләкләнделәр. Мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева котлап, бәйгедә катнашучыларда туган телләренә, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларга, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума