#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган авыл

последние и лучшие новости искусства в мире

16-11Туган авыл... Елдан-ел ул ныграк сагындыра икән. Авылым – Лаемтамак (Лаймы тамагы), чөнки ике елга – Лаймы һәм Наскы елгалары кушылган урында урнашкан. Авылда 200дән артык хуҗалык санала. Безнең Тубыл районында татар авыллары бихисап күп. Әмма Лаемтамак авылын халыкта «Себер Венециясе», «Саз ягы башкаласы» да диләр. Тирә–юньдә куе урманлыклар һәм чиксез күп сазлыклар гына. Кыш көннәрендә машина юлы булса, җәй көннәрендә һава юлы: вертолет яки АН-2 самолеты очса, ә яз–көз айларында, гомумән, авылга юллар ябыла. Әмма, берничә еллар кышкы юлларны карап, киң итеп ясап, юл тамгалары куеп чыгалар.

Әгәр дөнья халкы язны яңа өмет–ышанычлар белән көтеп алса, безнең авыл халкы, киресенчә, киләсе язны курку хисләре белән каршылый. Нигә дисәң, авыл уйсулыкта урнашкан, көннәр кискен җылытса, авылны су баса, кайбер елларда авылның өчтән бер өлеше генә корылыкта калып, су җәй урталарына кадәр тора. Бу инде бакчалар, печән болыннары яраксызга әйләнә дигән сүз. Авылга   газ  кермәгән, утны да кичтән кабызып, төнгелеккә сүндерәләр. Авыл халкы үз хәстәрен үзе күрә: кышкылыкка ягар утынын әзерли: яздан кисә, яра, җәй көне киптерә; әгәр утын кибеп өлгермәсә -  кыш көне дөрләп янып китә алмый.  Кыш көннәрендә авыл халкы елгадагы бозны тишеп, кискәләп, өйдә эретеп, эчәренә су әзерли.

Авылда эш юк. Авыл халкы балык тота, тозлый, киптерә, уылдык ясый; аучылык белән шөгыльләнә, мүк җиләге җыеп тапшыра. Ләкин бернинди   авырлыкларга карамастан, авылым яши: урта мәктәбе эшләп тора, яшьләр йортлар салып  гомер итә, балалар туып тора.

Россиянең Көнбатыш Себеренең  кечкенә генә бер авылы  булса да, авылдашларым үз гореф–гадәтләрен онытмый. Бөтен авыл халкы, бәлки, якын-тирә авыллар  өчен дә,  зур горурлыкка ия булган (өлкәнрәк кешеләр иске мәчетне, авыл мулласы - 1938 елда репрессия корбаны булган - Хәнәфи Барсуковны да хәтерли). 2009 елның 17 январенда мәчет ачу тантанасы була. Бу тантанага чакырылган олы кунакларның берсе, Төмән дәүләт университеты профессоры Александр Ярков:  «Мин үз гомеремдә бик күп зур һәм матур мәчетләр күрдем. Әмма бу мәчет, беренче чиратта, үзенең гадилеге, тыйнаклыгы, аның һәрбер бүрәнәсе авыл халкының Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт көче белән салынганлыгы үзенә җәлеп итеп тора», - ди. Җомга көннәрендә яше–карты бик теләп мәчеткә агыла.

Мин авылдан 32 ел элек чыгып китсәм дә, авылымны оныта алмыйм, ул еш кына төшләремә керә. Бигрәк тә җәй көнәрендә, чебен-черки мыжлап торса да, Лаймы елгасында су керү,  биек эрбет агачларына менеп күркә төшерү, безнең халык бу процессны “косык сугу” дип атый. Эрбет чикләвеген  безнең диалектта “косык” дип әйтәләр. Агачка менеп косыкны таяк белән төртеп төшерергә кирәк. Ә инде күк җиләге (күк чия), саз җиләге (мырак), мүк җиләге (саз чия), нарат җиләге (карагай чия) кебек җиләкләр бүтән бер җирдә дә юк бит ул!

Инде әти-әниләр дә бу дөньядан китте, ә туган авыл  сагындыра, кайтып күрәсе килә.

Гүзәл ХӨСӘЕНОВА, (ХӘЛИЛОВА), Яр Чаллы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836