Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган тел яратучылар олимпиадага җыелдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

4-6Быел да бөтенроссия олимпиадасының өлкә туры Төмән урман хуҗалыгы техникумында татар теле һәм әдәбияты, француз теле фәннәре буенча башланды. Барлыгы 57 укучы катнашты.

Алар өлкәбезнең Төмән һәм Тубыл шәһәрләре, Төмән, Тубыл, Вагай, Яркәү, Ялутор, Түбән Тәүде районнары этномәдәни мәктәпләренең район турында тиешле балл җыйган иң сәләтле егет-кызлар. Туган тел буенча олимпиаданың жюри җитәкчесе профессор Хәнисә Алишина бәйге оештыруда гел яңалык кертергә, файдалырак, әһәмиятлерәк, абруйлырак итәргә тырыша. Үткән ел татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән урыннар аерым билгеләнсә, быел сынауларда 8 класс укучылары да катнашу хокукына ия булдылар.

Һәм җиңүчеләр саны тагын артты. Туган телебездән бәйге беренче башланганга күрә, аның тантаналы ачылышын да милләттәшләребезгә күрергә насыйп була. Бу юлы да ТОГИРРО проректоры Наталья Милованова, Хәнисә Чәүдәт кызы белән бергә социология фәннәре докторы, Төмән индустриаль университеты профессоры, Төмән өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары, төбәк парламентында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Андрей Артюхов та катнашты. Ул Төмән шәһәренең 52 төп мәктәбе туган тел укытучысы Халидә Кирамовага, Тубыл районы, Лаемтамак урта мәктәбе укытучысы Роза Ишкуловага, Төмән районының Муллаш урта мәктәбе укытучысы Азалия Габдрәхимовага үзе имзалаган Рәхмәт хатларын тапшырды. Олимпиаданың икенче көнендә һәр катнашучыга Андрей Викторович бүләкләре таратылды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең яңа җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина тәбрикләве дә һәркем күңеленә хуш килде.

Файдалы, максатчан программа әзерләнгән

Аннары укытучылар “Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү” дип аталган өлкә семинарына, укучылар олимпиада биремнәрен чишәсе классларга юнәлделәр.

Әлеге чарада ел саен төбәктәге барлык татар матбугаты вәкилләре дә катнаша. Әлбәттә иң беренче алар Хәнисә Алишинага мөрәҗәгать иттеләр: “Төбәк ярышларын ачу хөрмәтен кабат “Татар теле һәм әдәбияты” дисциплинасына тапшырдылар. Олимпиада катнашучыларны Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары алып килгәннәр. Педагоглар өчен параллель рәвештә аерым укыту-методик программа әзерләнгән. 19 педагог тәҗрибәле укытучылар, филология фәннәре кандидатлары Х.Х.Кирамова һәм Г.Х.Муллачанова җитәкчелегендә шөгыльләнделәр, алдынгы педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Инициатив иҗади тәкъдимнәр кертелде, һәркайсы семинарда актив катнашты. Бу әле өлкән сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш эшен уздыру өчен дә бик яхшы мөмкинлек булды.

Татарстаннан кала, Россиянең барлык башка төбәкләре арасында этномәдәни мәктәпләр саны буенча Төмән өлкәсе алдынгы урыннар били. Бездә 50 милли юнәлешле мәктәп бар. Монда өлкәбез губернаторы Александр Моор, өлкә мәгариф һәм фән департаменты һәм ТОГИРРОның да өлешләре зур. Аларга бик рәхмәтлебез. Шулай ук алдынгы мәктәпләребездә татар теле һәм әдәбиятын филология фәннәре кандидатлары укыту белән дә горурланырга мөмкинлегебез бар. Аларга башка педагоглар тигезләшергә омтыла. Педагогларның һөнәри үсешенә өлкәдә зур игътибар бирелә. Быелгы уку елында гына 5 алдынгы укытучыны губернаторыбыз Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр белән котлады. Алардан башкалар да үрнәк алсыннар иде. Бүген олимпиадага килүче 19 укытучы белем биргән мәктәпләрдән тыш, өлкәбездә күпме белем йорты читтә кала? Сәбәбе нидә? Саз яклары өчен дә юллар ачылган вакыт хәзер. Тагын да татар мәгарифенең йомшак ягы – ата-аналар балаларының үсеше өчен тиешле игътибар бирмиләр. Татар телен өйрәнеп яхшы карьерага ирешеп булмый дип саныйлар алар. Мин төрле илләрдә булдым. Рәхәтләнеп төрек, үзбәк һәм башка милләтләргә рус теленнән тәрҗемә итәргә булыштым. Барлык төрки телләр дә бер-берсенә бик якын. Без балабызның үсешенә киртә куярга тиеш түгел. Бүген Россиянең Көнчыгыш илләре белән мөнәсәбәте зур үсеш ала. Төмән дәүләт университетында гына гарәп, кытай, корея телләре үзләштерелә. Кызыксынучылар бик күп.

Татар телен өйрәнүне балалар бакчасыннан башларга кирәк. Мин еш кына чыгышларымда өлкә югары уку йортларында татар теле бүлекләрен торгызырга кирәклеге турында да әйтәм, - дип сөйләде Хәнисә Чәүдәт кызы.

Ә Роза Ишкулова - Тубыл районының Лаемтамак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Укучыларының татар телен бик яратып үзләштерүләрен, өстәмә рәвештә олимпиадага әзерләнергә дә теләкләре зур булуын белдерде. Тик туган телне үзләштерүгә сәгать санының аз булуы программаны нык кыскартып белем бирүгә сәбәп булып тора икән. Роза Әмир кызына авторлык программасын төзергә туры килә. Аеруча сәләтле, тырышлар белән өстәмә эш алып баралар. Нәтиҗәсе куанычлы: бу укучылары башка бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Саз артындагы авылда да балаларның рус телендә аралаша башлавы гаҗәпләндерде, әлбәттә. Алар, рус телендә аралашу дәүләт имтиханнарын биргәндә җиңелрәк, дип әйтәләр икән.

Телне саклау турында

Укытучылар белән педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев очрашып, Хаҗ сәфәре турында сөйләде. Татар теленең үсешен тәэмин итә торган мөмкинлекләрне яктыртып китте. Татар телен үстерүдәге авырлыклар турында әңгәмә алып барды. Укытучылар балаларның рус телендә аралашуын, туган тел, әдәбият өчен сәгатьләр санының аз булуын, күбесенең әдәбият укымавын – интернетка бәйлелеген, хәтта ана-аналарның да татар телендә сөйләшмәвен билгеләп үттеләр. Ә инде кечкенәдән үк балада туган теленә кызыксыну уятуда ата-аналарның роле зур булуына басым ясадылар, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, укытучыларга әти-әниләр белән, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты бергәләшеп эшләү дә зур нәтиҗә биргәнлеген әйттеләр. Бу өлкәдәге хезмәткәрләрнең һәркайсы халык өчен хезмәт итүләрен аңлап эш итсеннәр иде, диделәр. Ә кайбер татар авылларында балалар бакчаларында, мәдәният учакларында, китапханәләрдә татар теле ишетелми дә икән. Бакчаларда этномәдәни юнәлеш юк. Төрле чараларда татар тамашачысына рәхәтләнеп рус телендә сөйлиләр, шигырьләр укыйлар, җырлыйлар. Шунда халыкның туган телендә берничә кешене татарча сөйләтү авыр да түгел инде, юкса.

Ялутор районында этномәдәни мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятына 1 сәгать (0,5шәр сәгать) кенә калдырылган. Бу мәсьәләгә иҗтимагый оешмалар игътибар итсеннәр иде. Ә Вагай районының кайбер мәктәпләрендә, киресенчә, ике фәнгә 3 сәгать бирелгән.

Быел 30 еллык юбилеен каршы алачак “Яңарыш” газетасы турында да сүз булды. Укытучылар, әлбәттә, барысы да язылганнар газетага. Дәресләрдә дә актив куллануларын белдерделәр. Уңайлырак булсын өчен кайберләре электрон вариантны да алдыралар. Юбилей елында балалар бакчаларында да, мәктәп-мәдәният йортларында да “Яңарыш”ыбыз турында искә алыныр, махсус чаралар үткәрелер дип ышанабыз. Алар турында газета редакциясенә җибәрелгән хатлар саны да артыр.

Икенче көнне Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәре Ринат Гарифуллин укучыларга актерлык осталыгы турында лекция укыды.

Олимпиада нәтиҗәләре

Ике көн буе татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәрне тикшергән жюри әгъзалары нәтиҗәләрне хәбәр иттеләр. Алар арасында 8 класс укучысы Дианира Ибукова (Вагай районы, Тугыз урта мәктәбе, укытучысы – Венера Ибукова), 9 класс укучысы Камилла Гайсина (Вагай районы, Юрмы, укытучысы – Гүзәл Гайсина), 10 класс укучысы Резедә Кирамова (Төмәннең 81 урта мәктәбе, укытучысы – Халидә Кирамова), 11 класс укучысы Наилә Кәримова (Төмән районы, Индрәй, укытучысы – Рузилә Исмәгыйлова) татар теле фәненнән 1 урын алдылар.

Татар әдәбиятыннан 1 урын 8 класс укучысы Дианира Ибуковага, 9 класс укучысы Зөлфия Хамраевага (Төмән шәһәренең 52 мәктәбе, укытучысы – Х.Кирамова), 10 класс укучысы Резедә Кирамовага, 11 класс укучысы Рузанна Фастуллинага (Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе, укытучысы – Гүзәлия Муллачанова) бирелде.

Призлы 2 – 5 урыннар алучылар арасында Төмән районы, Индрәй урта мәктәбе укытучысы Рузилә Исмәгыйлова, Тубыл районының Күкрәнде мәктәбе укытучысы Лилия Латыйпова, Төмән шәһәренең 52 мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова, Тубыл районының Вәчир мәктәбеннән Гөлшат Турышева, Лайтамак мәктәбеннән Роза Ишкулова, Төмән районының Шыкча мәктәбеннән Гүзәлия Муллачанова, Вагай районының Казанлы мәктәбеннән Асия Зимагулова, Юрмыдан Гүзәл Гайсина, Төмән районының Муллаш мәктәбеннән Азалия Габдрәхимова, Ялутор районының Аслана мәктәбеннән Алсу Исмәгыйлова, Яңа Атьялдан Венера Мингазова әзерләгән укучылар бар иде.

4-7Бу туган телләрен яратучы балаларга, ата-аналарына, укытучыларына чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Барлык катнашучылар бүләкләр таратучы өлкә Думасы депутаты Андрей Артюховка, “Ягоды плюс” оешмасы җитәкчесе Эльмар Ибуковка, чараны оештыруда катнашучы Ләйсән Хөрмәтуллинага, һәм, әлбәттә, барысы да яхшы, файдалы, эчтәлекле үтсен өчен янып-көеп йөрүче Хәнисә Алишинага зур рәхмәт белдерделәр.

Җиңүчеләр 7-10 февраль көннәрендә Казанда үтәчәк төбәкара олимпиадада Россия күләмендә көчләрен сынаячаклар. Уңышлар телибез!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836