Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган тел турында

последние и лучшие новости искусства в мире

8-7Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез – ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда.

Мин матур табигатьле Казанлы авылында татар гаиләсендә туып үстем. Үз туган телемне, туган җиремне бик яратам. Мәктәптә мин Асия апа белән татар телен, әдәбиятын бик яратып, теләп укыйм. Район, өлкә, Бөтенроссия һәм Бөтендөнья халыкара олимпиадаларында катнашып призлы урыннар яуладым. Казанга барулар миңа бик ошады, ул минем мәхәббәтемне яулап алды. Хәтта август аенда Казан лагеренда туган телемдә аралашып ял итеп кайттым.

Бөек шагыйрь, язучыларыбызның әсәрләре аша туган телемнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйм. Матурлыкка, гүзәллеккә сокланып туя алмыйм.

Эльза АБУШАХМИНА.

* * *

Минем туган телем – татар теле. Телем бик татлы, матур, үзенчәлекле, гүзәл һәм иң яхшы сүзләр белән мактанасым килә:

И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Туган телне белергә кирәк. Чөнки туган телдә минем әби-бабайларым, әти-әниләрем сөйләшәләр. Тел бетсә, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, аның матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең бурычы дип саныйм.

Татар телендә бик күп китаплар укырга, телевидениедән төрле тапшырулар карарга яратам.

Татар теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә дә туган телне ярату туган илгә булган мәхәббәт белән үрелеп килә.

Безнең төп бурычыбыз – үз халкыбызның телен, динен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү, хөрмәт итү. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен онытмасын иде, дигән теләктә калам.

Эльвина АБИБУЛЛИНА.

* * *

Минем туган телем – дөньяда иң матур телләрнең берсе.

Мин өлкәбезнең борынгы татар авылларының берсе – Казанлы авылында яшим. Әти-әнием, абыйларым, җиңгиләрем татар телендә сөйләшәләр. Яңа дөньяга тугач ук әбием, әти-әнием туган телебезгә өйрәтә башлаганнар. Башлангыч сыйныфларда укыганымда Ниязбикә апа туган телебезнең серләренә өйрәтте, ә бишенче сыйныфтан башлап хәзерге көнгәчә Асия апабыз туган телебезгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләп килә.

Быел мин мәктәпне тәмамлаячакмын. Шәһәргә барып укысам да, туган телемдә сөйләшүне дәвам итәрмен, дип уйлыйм. Чөнки ул миңа бик кирәк! Туган телебезнең киләчәге безнең кулларда бит!

Рөстәм АБДРАХМАНОВ.

* * *

Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле.

Туган тел! Бу сүз минем өчен бик газиз! Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

Туган телем миңа бик якын тел, чөнки бу телдә минем телем ачылган. Кечкенәдән туган телемдә иркен сөйләшәм. Мәктәптә туган телемдә үткәрелгән чараларны яратам.

Туган телемнең байлыгы мине игелекле, шәфкатьле, киң күңелле, тәмле телле булырга өйрәтте. Туганнарыма, туган ягыма, дусларыма соклануымны, аларны яратуымны мин туган телем аша белдерәм.

Без үзебезнең туган телебезне сакларга тиеш! Туган телнең ямен, дәрәҗәсен, кыйммәтен бервакытта да югалтмыйк!

Эльмина АБУШАХМИНА.

* * *

Минем туган телем – җырдан моңлы татар теле. Мин татар гаиләсендә тудым һәм тәрбия алам. Иң беренче тапкыр әйткән сүзем “әни” сүзе булды.

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милле көе, иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Минем өчен дә татар теле шундый. Башлангыч сыйныфлардан бирле татар җырларын башкарырга яратам, “Таң йолдызы” бәйгеләрендә ел саен бик теләп катнашам.

Туган татар телебезгә дан җырлаучы Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники һәм башка шагыйрь-язучылар әсәрләрен укып туган телемнең бөеклеген аңлыйм.

Ильмира ДИНИЗБАЕВА.

* * *

Туган тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз.

Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче тапкыр “әттә-әннә” дип елаганбыз.

Ана теле бар матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга миңа ярдәм итте.

Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш, дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без, үз телебезне үзәккә куеп, аның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез.

Руслан РАЗЫЕВ.

* * *

Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры – “Туган тел”.
Истән бердә чыкмый торган
Халык көе – “Туган тел”.

Миңа үземнең телемдә генә сөйләшергә җиңелрәк, чөнки кечкенәдән туганнарым, укытучыларым, сыйныфташларым белән татар телемдә сөйләшәм, аралашам.

Татар теле бик матур тел. Шул телдә күп җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. Алар шундый моңлы, йөрәк түренә үтеп керәләр.

Туган телем!.. Синең матурлыгың, синең газизлегең, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның “Туган тел”е татарларның гимнына әверелде. Телебезне сакларга, киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк дигән фикердә калам.

Лаура ЮСУПОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836