Материалы

Туган телеңне ярат һәм бел!

последние и лучшие новости искусства в мире

“Син туган телеңне беләсеңме?” “Әйе!” – дип бергә кычкыралар Лаемтамак урта мәктәбе укучылары. Әйе, чөнки өйдә татар телендә сөйләшәләр, мәктәптә өйрәнәләр, олимпиадаларда, туган тел атналыкларында актив катнашалар. Олимпиадага тукталсак, мәктәп этабында 27 бала катнашты. И.Колмәмәтова (5 класс), А.Фазылова (6 класс), А.Мусина, М.Шәмшитдинова (7 класс), Д.Фазылова, З.Кадырова (8 класс), Э.Сәйфуллина, Л.Назырова (9 класс) җиңүчеләр булдылар. Район турына өлкән класслардагы 4 кенә укучы барды. Ягъни “Буран” чанасына шулкадәр генә кеше сыйды, дисәк дөресрәк булыр. Анда да сынатмадык. 8 класс укучысы Камилла Акбердеева - 1нче, Ленара Юмадеева (7 класс), Сания Тимергалиева (9 класс), Лидия Мамәтгалиева (11 класс) 2нче урын алдылар.

Тел саклана икән – халык та яши. Туган тел - әни теле дә бит әле ул. Мәктәптә Аналар көне тулысынча татар телендә генә барды. Һәр класс укучылары әниләрен, укытучыларны котлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар җылы хисләр, мәхәббәт белән сугарылган иде. Оештыручы Зөлфия Юмадеева җитәкчелегендә туган телдә әзерләнгән кичә катнашучыларга бик ошады, соңыннан барысы бергә “Әнием догалары”н башкардылар.

Роза ИШКУЛОВА, Тубыл районы, Лаемтамак авылы.
Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума