#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган телебез осталары

последние и лучшие новости искусства в мире

4-5Төмән дәүләт университетының төп бинасында 11 январьда татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үтте.

Анда өлкәнең Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Төмән, Тубыл, Ялутор, Вагай, Яркәү районнары мәктәпләреннән 31 укучы катнашты. Мәктәп һәм район турында җиңеп чыккан кыз һәм егетләр өчен дулкынландыргыч ике көн тиз генә үтеп китте. “Быел биремнәр Татарстанда төзелгән, беренче бирем русчадан татарчага тәрҗемә итү, соңгысы - татарчадан русчага тәрҗемә итү һәм кечкенә генә инша язуны сорый иде. Биремнәр әдәбият теориясен, әдәбият тарихын белүне таләп итәләр иде. Үткән еллар белән чагыштырганда, укучылар белемнәре буенча югарырак күтәрелгәннәр, бу инде татар теле укытучыларының укучыларны хәзерләүдә тырышлыклары нәтиҗәсе дияргә була”, - дип хәбәр итте туган тел буенча олимпиаданың жюри җитәкчесе педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков.

Биремнәрнең төзелеше өчен укытучылар берникадәр борчылсалар да, өченче ел югары баллар белән алдынгылыкны алып килгән Вагай районы, Тугыз мәктәбенең 11 класс укучысы Нурия Сәйдуллина  (рәсемдә) аларны уңайлы, кызыклырак дип тапкан.

– Быелгы олимпиада, һәр елдагыча, яхшы оештырылган. Биремнәр быел кызыклырак иде, алар башка төрле төзелгәннәр. Бигрәк тә тәрҗемә эшләре, иншалар язу ошады. Ирекле фикер йөртергә, үз мисалларыңны китерергә мөмкин иде. Анда тел байлыгын да күбрәк күрсәтергә була. Татар телендә сөйләшүгә караганда, язу җиңелрәк миңа. Анда уйланырга вакыт бар. Ә себертатар телендә иркен сөйләшәм, - диде ул.

“Олимпиадага ел да бик әзерләнәбез. Дәресләрдә берәр сәгать татар теле һәм әдәбияты белән генә алга китеп булмый. Дәрестән тыш вакытта күп шөгыльләнергә туры килә. Укучыларның теләкләре дә зур. Хыяллары - Казанга бару. Тагын да районда ел саен “Сәләтле бала көне” үтә. Анда грантлар, акчалата бүләк тә бирәләр. Санаторийга ял итәргә җибәрәләр. Былтыр Чулпан Мирхәлилова өлкәдә дә беренче урын алды, халыкара олимпиадада да беренче бишлеккә керде. Аңа ноутбук бүләк иттеләр. Кызыксындыру чаралары яхшы булгач, катнашу өчен йөгереп йөриләр, күп укыйлар. Әле Казанга лагерьларга да баралар. Үзем дә гел татар телен белергә  кирәклеген аңлатып әти-әниләр белән күп аралашам”, - дип З.М.Калгаманова укучыларның ел саен актив катнашулары сәбәпләрен күрсәтеп китте, ул әзерләгән Ойша һәм Элина Хисмәтуллиналар призлы урыннарга лаек булдылар.

Программада төшкә кадәр татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада эшләрен башкару булса, икенче көнне төшке аштан соң, катнашучылар бирем нәтиҗәләрен көткән арада, РФнең мактаулы хезмәткәре, атказанган укытучысы, ике мәртәбә РФнең иң яхшы укытучысы исеменә ия булган Ялутор районы, Яңа Атъял урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты фәне мөгаллимәсе Зөлфия Калгаманова үзе, гаиләсе, казанышлары, тәҗрибәсе белән таныштырып китте. Ялутор районының Калмаклар авылында 2 класс укучыларына белем бирүдән башланган аның хезмәт юлы. Тормышка чыгып, туган авылы Асланадан Яңа Атъялга күчеп килә. Читтән торып Тубыл пединститутында югары белем ала. Соңыннанрак аспирантура тәмамлый. Хәзер ул татар һәм рус телләрен укыту белән бергә, районда татар милли-мәдәни автономиясен дә җитәкли. “Татар теле кирәкми, дип әйтүчеләрне аңламыйм. Мине туган телемне яратуым кеше итте. Аның ярдәмендә югары исемнәр алдым. Үз телегезне белсәгез, ул сезгә бер таяныч булып тора. Татар телен яхшы белгән балага рус телен өйрәнү дә җиңел бирелә. Рус теленнән дә бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрем бик яхшы.Тагын да үзегезгә ышанырга кирәк, мин аны булдыра алам, дип башкарырга тырышыгыз, куркырга кирәкми, - дип киңәшләрен бирде. - Мин үзем авыррак булган эшне яратам, аны җиренә җиткереп башкарып чыгу миңа көч, ышаныч өсти. Үз эшемне яратам. Гел белемеңне күтәреп торырга кирәк, укучыдан 5 адым алда торып кына аңа тиешлесен җиткерә аласың. Фәнни дәрәҗәне дә белемне балага җитәрлек итеп бирү өчен алдым. Интернетта – социаль челтәрләрдә утырып вакытыгызны үткәрмәгез, бар күңелегезне укуга, югары баллар алырга бирегез. Түләүсез укырга керү – төп максатыгыз булсын. Тикшеренү эшләрендә дә, төрле бәйгеләрдә катнашу да белем сыйфатына йогынты ясый. “Яңарыш” газетасын укып, аңа язып тору да – барыбызның бурычы. Күбегез русча аралаша, оялмагыз үз телегездә сөйләшергә, горурланыгыз туган телегез белән. Аның ярдәмендә сез барлык төрки халыклар белән аңлаша аласыз, зур байлык ул татар телен белү.

3 балам бар, кызым да Төмән дәүләт университетының татар бүлеген тәмамлады, гаиләле. Икенче балам да читтән торып югары белем ала, укытучы булып эшли. Өченчесе 11 класста укый. Тормыш иптәшең сине аңлап, ярдәм итеп тору да зур әһәмияткә ия.

4-6Мәктәптә 147 бала, мәктәпнең 5 филиалы бар. Авылда татарча сөйләшәләр. Мондагы апалар барысы да туган телебезне укытуда бик тырышалар, алар үз эшләрен яхшы беләләр. Аларны хөрмәт итегез, туган телегезне ныклап өйрәнегез. Без – бик борынгы, тырыш, уңган халык. Күңелегез белән саф, чиста булыгыз! – дип Зөлфия Мөхәммәт кызы теләкләрен юллады.

Мин “Яңарыш” газетасының чыгу тарихын, аның басмага әзерләнү тәртибен сөйләдем.

Жюри тикшергәннән соң, баллар буенча җиңүчеләр дә билгеле булды:

9 класслар арасында 1 урынны – Ялутор районыннан О.Хисаметдинова, 2нче урынны – Төмән районыннан Р.Фастуллина, 3 урынны Төмән шәһәреннән Д.Бабшанова алдылар. 10 класслардан А.Исмагилова (Вагай районы), Э.Хисаметдинова (Ялутор районы), А.Юнусова (Төмән районы),  Д.Хәлиуллина (Төмән районы); 11 класслардан Д.Ниязова (Ялутор районы), Н.Сәйдуллина (Вагай районы), Д.Булатова (Төмән районы) җиңү яуладылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836